Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 апрель 2021, 09:36

“Авыл төзек һәм күркәм булсын өчен җиң сызганып эшләргә кирәк”

Заманча аңлатмалы сүзлекләрдә авыл старостасының сайланган яки билгеләнгән, авыл җәмгыятендә эшләрне алып баручы вазыйфалы кеше дигән билгеләмәсе бирелә.

Заманча аңлатмалы сүзлекләрдә авыл старостасының сайланган яки билгеләнгән, авыл җәмгыятендә эшләрне алып баручы вазыйфалы кеше дигән билгеләмәсе бирелә. Әмма сүзлекләрдә бу сүз “революциягә кадәр” яки “тарихи” мәгънәдә, янәсе ул хәзер элекке мәгънәдә кулланылмый, дигән аныклык бар...
Республикабыз авылларындагы старосталар - тарих битләрендәге бәләкәй искәрмә генә түгел, ә хәзер дә авылдашларына төрле проблемаларны хәл итәргә һәм мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итүче реаль кешеләр. Безнең районда гына да алар сиксәннән артык!
Ривал абый Дәүләтшинны Гәйнәямак авылы халкы староста итеп очраклы гына сайламаган. Ул энергияле, игътибарлы, җаваплы, әйткән сүзендә тора белә, башлаган эшне ахырына җиткерә торган кеше. Туган төяген бик ярата ул. Монда аның балачагы һәм яшьлек еллары узган, мәхәббәтен дә шунда очраткан, тату гаилә корып, балалар үстергән. Яшьлеге белән туган җиреннән ерак якларга күчеп китә, әмма ундүрт ел эчендә чит тарафларга күнегә алмый - авыл үзенә тарта.
Туган төягенә яңадан әйләнеп кайткач, кайчандыр Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башлаган хуҗалыкка янә эшкә урнаша. Зоотехник, осеменатор булып эшли, аннары мәктәптә хуҗалык бүлегенә җитәкчелек итә, бер үк вакытта авылда сөт тә җыя. Ривал Мидхәт улы менә унсигез ел инде сөт җыючы булып хезмәт сала. Бу эшне туктаусыз, ел әйләнәсенә алып бара.
Ә бер ел элек ул староста булып та эшли башлаган. Гәйнәямакның киләчәге өчен җан атасың, аны уңайлы, матур итеп күрәсең килә икән, әйдә, эшлә, дип җыенда авылдашлары аны староста итеп сайлаган. Үзенә күрсәтелгән ышанычны аклар өчен ул җиң сызганып эшкә тотынган.
- Иң беренче ике зиратта да эш кораллары саклау өчен бәләкәй өйләр төзедек. Авылдашларым бу изге эшкә йөз меңнән артык акча җыйды. Материал сатып алдык, өмә ясадык, бер ай эчендә ике корылма да әзер иде инде, - дип башлады сүзен староста. - Бераздан шушы авылда туып-үскән сыйныфташым Фаил Хөснетдинов ярдәме белән ике зиратта да чүкеп бизәкләп эшләнгән капкалар урнаштырылды.
Сугыш елларында һәлак булган яугирләр һәйкәлләрен тәртиптә тоту - һәр авылның намус эше. Бөек Җиңүнең юбилеена бергәләшеп җиңүче - солдат обелискын яңартканнар, фронтта һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган яңа стелалар урнаштырганнар. Моның өчен 200 меңгә якын акча җыелган, янә якташлары да зур ярдәм күрсәткән. Мәчет янындагы Җиңү паркында 250 яшь нарат, каен, юкә үсентеләреннән аллея булдырганнар.
Алда эшләр җитәрлек әле. Гәйнәямак авылыннан фронтка биш йөзгә якын ир-ат киткән. Аларның яртысы яу кырларында башын салган, калганнары җиңү яулап әйләнеп кайтып, авылда тыныч тормыш төзегән. Бүген Гәйнәямакта бер генә фронтовик та калмаган. Яудан исән-сау әйләнеп кайткан ветераннарның исемнәрен дә мәңгеләштерергә кирәк. Аллеяны койма белән әйләндереп алырга, чүплекне җыештырырга, урындагы башлангычларны хуплау программасында конкурс нигезендә сайлап алуда уңышка ирешкән очракта авылның югары очындагы зират коймасын ремонтларга…
Бу турыда тиз генә сөйләп, тынгысыз Гәйнәямак старостасы ашыгып китеп тә барды. Авылдашлары белән бергә зиратны тазартырга чыкканар икән. Әйе, ата-бабаларыбыз турында истәлекне кадерләп сакларга кирәк, Ривал абый Дәүләтшин фикеренчә, авылның киләчәге дә үткәннәргә барып тоташа бит.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Гәйнәямак авылы старостасы Ривал Дәүләтшин.
--
Читайте нас: