Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 02:00

ТӘМӘКЕ ТАРТУ БУЕНЧА ДА БЕЗ... АЛДЫНГЫЛАР ИСӘБЕНДӘ

Кешелек тәмәке барлыкка килгәннән бирле аның зыянлы икәнен белгән, ләкин барыбер аннан баш тартмаган. Ни өчен?

Кешелек тәмәке барлыкка килгәннән бирле аның зыянлы икәнен белгән, ләкин барыбер аннан баш тартмаган. Ни өчен? Сигарага фанатикларча бирелгән Зигмунд Фрейд өчен, мәсәлән, бу яман гадәт имидж элементы гына түгел, ә чиктән тыш көчле теләк була. Һәр нәрсәгә үзенең аңлатмасы булган Фрейд, тәмәке тартуның да психологик сәбәбе булырга тиеш, дип исәпли.


Аның беренче сәбәпләрен балачактан эзләргә кирәк, дигән ул. Әгәр дә әнисе баласын бик иртә имчәктән аерса, үсә төшкәч үсмердә тәмәке тарту теләге кабынырга мөмкин. Гомумән, ул еш тәмәке кабызучыларны комплексларга төренгән кешеләр, дип атаган.


Безнең илдә тәмәке тарту Брежнев заманында нык популярлаша. Тәмәке фабрикалары зурайтыла һәм базар арзан һәм сыйфатсыздан элиталы сортларга кадәр яңа маркалар белән тула.
Бу чорда илдә бүген барыбызга да билгеле “Мальборо” пәйда була, Советлар Союзы белән Америка берлектә космоска очканнан соң җитеш­терелә башлаган “Союз-Аполлон” популярлаша. Аларның хакы кыйммәт булып, бер кабы өчен 1 сум 50 тиенне чыгарып салырга туры килә. Мәскәүдә Олимпиада үткәннән соң илдә “Кент” һәм “Салем” барлыкка килә.
Яшь генсек үсмер чагыннан ук тарта башлаган. Леонид Ильич Лужникида хоккей матчында да һич кыенсынмый тартып җибәрә алган. Мондый биналарда тарту тыелгач, Брежнев бу хакта әллә ничә тапкыр кисәтелгән. Ләкин бу гына аны туктата алмаган.
Аның өчен тәмәке бик зыянлы икәнен искә алып, таймер куелган махсус портсигар әзерләгәннәр. Тәмәке тартканнан соң икенчесен 40-50 минуттан соң гына алып булган.
Тәмәкедән бөтенләй баш тартканнан соң Брежнев көйрә­түчеләрдән үзен тәмәке төтене белән ыслауны үтен­гән. Сакчыларга киңәшмәләр һәм утырышлар вакытында да тартырга рөхсәт ителгән, бу вакытта алар Брежневның артында басып торып, аңа гына түгел, башкаларга да комачаулаган.
Брежневның тәрҗемәчесе Виктор Суходрев болай дип яза: “Бик җитди утырышларда да Леонид Ильич борчыла, тынычсызлана, тирә-яктагыларга өмет белән карый башлый. Бер генә тартырга теләүче дә күренмәгәч, миңа: “Виктор, син бит тар­тасың. Зинһар өчен, кабызып җибәр!” дип мөрәҗәгать итә иде. ”
Брежневның тәмәкегә тартылуы шулкадәр көчле булган ки, тартучы төтенне икенче якка җибәрсә, “минем якка өр, төтен миңа керсен”, дия торган була.
Кайбер замандашлары мондый тәртибе өчен Леонид Ильичны нык тәнкыйтьли. Чыннан да, мөһим утырыш вакытында Брежневның кемнәндер тәмәке тартуын үтенүен күз алдына китерүе авыр. Шуңа да халыкара чараларда кайбер чит ил вәкилләренең аны бик җитди кабул итмәвен аңларга була.
Иосиф Сталин нәрсә тарткан?
Иосиф Виссарионович – иң билгеле трубка тартучы. Ул бу эшне мөкиббән китеп яраткан.
Сталин трубканы гади шырпы белән кабызган. Бу җәһәттән шундый имеш-мимеш тә билгеле: юлбашчы кабинетына шырпы фабрикалары җитәкче­ләрен чакырган һәм, өстәл тартмасыннан берәм-берәм шырпы алып, трубкасын кабыза башлаган. Бер шырпы сүнгән, икенчесе... Җиденче шырпы гына трубканы кабыза алган.
“Сораулар бармы?” дип сораган ул. Әлбәттә, алар булмаган. Соңыннан совет шырпы­ларының дөньяда иң ышаныч­лылардан санала башлавы да шушы очракка бәйледер, мөгаен.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Сталин биш дистә ел дәвамында тарта һәм моннан бер дә кыенсынмый. Ул тә­мәкедән да баш тартмаган, аларның Болгариядә җитеш­тере­лгәннәренә өстенлек бир­гән.
Сәламәтлеге проблемалары Сталинны тартуга каршы көрәш башларга мәҗбүрли. Гомере­нең соңында гына ул үзендә шундый көч таба. Тарихчылар аның үләренә 3-4 ай кала гына тәмәкедән баш тартуын билгели.
Сергей Лавров та яман гадәт корбаны
Бүгенге сәясәтчеләрдән чит ил эшләре министры Сергей Лавров тәмәкегә бәйлелеген яшерми. БМОда эшләгән чорында аның ул вакыттагы Генеральный секретарь Кофи Аннан белән низаглашуы билгеле. Соңгысы Бөтендөнья оешма­сының Нью-Йорктагы штаб-квартирасында тартуны тыя. Лавров моның белән килешми һәм БМО бинасының халыкара территория икәнен исенә төшерә.
Әле министр тәмәке тартуын кыскарткан. Ведомство бинасында көйрәтми. “Мин Русия законнарын боза алмыйм. Ләкин алар Европаныкы белән чагыштырганда, артык катгый, дип исәплим”, дигән ул.
2010 елда Премьер-министр вакытында Владимир Путин министрларны бу яман гадәттән баш тартырга чакыра. Ул вакытта еш көйрәтүчеләр арасында Сергей Шойгу, Сергей Иванов, Александр Жуков, Дмитрий Козак, Александр Хлопонин һәм Сергей Лавров була. Тәмәке тартуын Шойгу гына ташлый алган. Ул хәтта тәмәкене солдат тәэминаты исемлегеннән сызып ташлаган.
Дәүләт думасының алтынчы составы җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйса да, депутатларның күпчелеге бу эшне дәвам итә. Алар хәзер беренче катка төшеп, янкормага барырга тиеш. Биредә “курилка” 2011 елда ЛДПРдан депутат Игорь Лебедев халык хезмә­т­челәренең баскычта тартуына зарланганнан соң пәйда була. Ул үзе тартмый. Элегрәк ЛДПР башлыгы Жириновский, ЛДПРда берсе дә тартмый, дип белдергән иде.
Тәмәке тартуны КПРФ та хупламый. Аның лидеры Геннадий Зюганов, шулай да тыюлар керткәндә чаманы онытмаска кирәк, дигән фикердә.
Сәясәтчеләрне тәмәке белән торган саен сирәгрәк очратабыз икән, бу илдә тартуга каршы актив көрәш баруы турында сөйли. Бу җәһәттән игълан ителгән мәгълүмати сугыш та үз җимешен бирә. Сәламәт тормыш рәвеше өчен хәрәкәт акрынлап яман гадәтләрне кысрыклап чыгара. Сигара һәм трубка күпләрнең күз алдында элита атрибуты булып калса да, гадәти тәмәке бөтенләй кабул ителми. Монысы инде, аны куллану дәрәҗәсен һәм кире нәтиҗәләрен исәпкә алсаң, аеруча мөһим. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүма­тлары буенча, Русиядә 44 миллион кеше тәмәке тарта, ил тәмәке куллану буенча дөньяда икенче урынны били.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.







0

2


Читайте нас: