Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2018, 02:00

Һәрвакыт иминлек сагында

ЮХХДИ хезмәткәрләренең эше турында без ишетеп кенә белмибез.

ЮХХДИ хезмәткәрләренең эше турында без ишетеп кенә белмибез. Алар тәүлек әйләнәсенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш алып бара.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары полиция лейтенантлары Марсель Тугашев һәм Азат Шәйхетдинов беренче карашка күзгә артык чалынып бармаган авыр һәм хәвефле, әмма шул вакытта бик кирәкле хезмәтне сайлаган. Икесе дә – Әлшәй егетләре, югары юридик белемлеләр, ЮХХДИ бүлегенә эшкә килеп, алар бу җаваплы һөнәрне үз иткән.
- Юлларда көн саен диярлек эчкән килеш руль артына утырган шоферларны күрүе аяныч, - ди Марсель Равил улы.
-Кыгыйдәләрне бозучыларны туктатып, кемнеңдер гомерен саклап калып, һөнәребезнең накадәр мөһим булуын аңлыйбыз, бу безгә эшебездә ышаныч тойгысы бирә, - дип сүзгә кушыла Азат Рәис улы.
Әйе, хокук тәртибе сакчылары һәр көнне тынгысыз һөнәри бурычын намус белән башкара, өзлексез юл хәрәкәте, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итә, юл фаҗигаләрен искәртә. Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә юлда, эш урынында каршы алачак.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: