Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2018, 02:00

Уфада иске күпер буенча хәрәкәт ачылды

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның боерыгынүтәп, шәһәр хакимияте һәм юлчылар күперне ремонтлауны тәмамлады

Быел кыш күпер буенча хәрәкәт ябылган иде: көннәрнең үтә салкын булуы сәбәпле бетон ныгытмасы бозылган булган. Ремонт барышында өстәмә проблемалар да ачыкланды. Рөстәм Хәмитов кушуы буенча республика күперне ремонтлауга “Уфа” аэропорты кеременнән 37,5 млн сум акча бүлде.

Күперне сафка керткәннән соң шәһәрдән ике сызат буенча чыгу мөмкинлеге барлыкка килде. Әмма бу сызатлар буенча йөрү тик җиңел транспортка гына рөхсәт ителәчәк. Моннан тыш, иске күпердә тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү билгесе куелган.

Агыйдел аша салынган яңа күпердә теге яки бу юнәлештә сызатларны арттыру мөмкинлеге белән реверсив хәрәкәт (өч сызат шәһәрдән чыгуга һәм өч сызат - керүгә) сакланачак.

2018 елда Башкортстанда Әлшәй, Бакалы, Балакатай, Белорет, Бүздәк, Гафури, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Калтачы, Чишмә, Кушнаренко, Учалы, Хәйбулла һәм Чакмагош районнарында 20 күпер ремонтланачак һәм үзгәртеп төзеләчәк. Бу максатка бюджеттан 290 млн сумнан күбрәк акча бүленә.

“Башинформ”.
Читайте нас: