Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2018, 02:00

Диңгез юлы безне очраштырды

Район үзәгендә Хәрби-Диңгез Флоты көне алдыннан тагын да бер һәйкәл ачылды

Чагу җәйге кояш, ихлас кул биреп күрешүләр, очрашулар һәм, әлбәттә, тельняшкалар, бескозыркалар, Андреев флаглары һәм тирә-якны яңгыратып “Ура!” кычкырулар – Әлшәй диңгезчеләре хөрмәтенә тактаташ ачылуга багышланган тантананы Раевканың мәдәният һәм ял паркында менә шулай билгеләделәр.

Әгәр бер ничә ел элек район үзәге паркында Дан аллеясе булачак дип әйтсәләр, күпләр ышанмас иде. Ә бит бер ел эчендә монда берьюлы өч һәйкәл калкып чыкты. Башта - чик буе сакчыларына, аннан соң яугир-интернационалисларга таҡтаташ куелды һәм менә Әлшәй диңгезчеләренә чират җитте.

Бу куанычлы вакыйга уңаеннан әлшәйлеләрне котларга Юлай Моратов җитәкчелегендә Башкортстанның Диңгез Җыелышы, республиканың хәрби комиссариаты вәкилләре һәм диңгез флоты офицерлары килде. Әлбәттә, төрле буын Әлшәй диңгезчеләре, Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары һәм яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егетләр игътибар үзәгендә булды. Аларның яннарында тельняшкалар һәм бескозыркалар кейгән хатыннары, уллары һәм кызлары, оныклары урын алды. Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләргә чик буе сакчылары һәм Русиянең Хәрби-Диңгез Флоты белән горурланучы әлшәйлеләр дә килде.

Бер-бер артлы котлаулар яңгырый, һәйкәл төзүдә актив катнашкан диңгезчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла һәм ниһаять, ак тукыма төшерелә. Тактаташ плитәсенә бөек рус адмиралы Нахимовның: “Диңгезчегә авыр яки җиңел юл юк, тик дан юлы гына бар!” дигән сүзләре язылган. Янәшәдә – якорь, икенче якта – бескозырка. Ә бераз түбәндәрәк тыныч вакытта хәрби бурычын үтәп һәлак булган сигез диңгезченең исеме уеп язылган. Раил Шәкүров, Наил Хафизов, Рәмил Хафизов, Азат Сәяхов, Геннадий Монтрин, Гаяз Яхин, Идрис Хәйруллин, Раил Юнысов... Күксел томаннар һәм көчле салкын җилләр аша туган җиренә аяк басарга насыйп булмаган диңгезчеләр истәлегенә тактаташ алдына веноклар һәм гөлләмәләр салына.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: