Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2018, 02:00

Үз һөнәрләренә тугрылар

Районыбыздагы 148нче ПМС “Русия тимер юллары” җәмгыятенең иң зур бүлекләренең берсе булып исәпләнә. Һөнәри бәйрәмнәре – Тимер юлчылар көне алдыннан без җитәкче Андрей Викторович Леонтьевның юл машина станциясе эше турында сөйләвен үтендек.

-148нче ПМС “Русия тимер юллары” җәмгыятенең юл ремонтлау буенча барлык Үзәк дирекциясенең иң зур юл станциясе булып тора. Предприятиегә механика цехы, өч юл колоннасы, рельс-шпал челтәрен җыю һәм стрелкаларны күчерү участоклары, вак таш карьеры, 700 метрлы рельс тезмәләрен транспортировкалау участоклары, элек 36нчы рельслар сваркалау поезды составында булган һәм яңадан тергезелгән юл рельслар сваркалау машиналарын эксплуатацияләү һәм көйләү участоклары керә.
Бездә 2018 елда сизелерлек үзгәрешләр булды. Предприятиегә беренче категория бирелде, бу исә безнең барлык Куйбышев тимер юлы буенча тимер юл полотносын ремонтлауның иң күп көч таләп итүче һәм авыр төрләре белән шөгыльләнүебезне аңлата. Шуңа бәйле, предприятиегә өстәмә юл техникасы, хәрәкәт составы тапшырылды, хезмәткәрләр штаты 200гә артты. Бүген тимер юлында 497 кеше эшли. Эшләр 3-5 тәүлекле “тәрәзәләр” режимында башкарыла. Ремонтланучы юл участогы поездлар хәрәкәте өчен тулысынча ябыла. Бу вакыт эчендә без иске рельс-шпал челтәрен сүтәбез, җир полотносын алабыз, яңа рәшәткә куябыз, 25 метрлы рельсларны 800 метрлыга алмаштырабыз, махсус юл машиналары белән юлны тигезлибез, ягъни “бәрхет юл” төзибез. Юл мастерлары Марат Хәбибуллин һәм Максим Алексеев җитәкчелегендәге бригада куелган бурычларны уңышлы үти. Шулай ук юл монтерларыннан үз эшенә җаваплы караган Фәһим Әхмәтов, Ринат Газизов, Люция Кашапова, Рөстәм Әхмәтшин, Илдар Галиев, Максим Калачев, Павел Хрящиков һәм Илвир Сәяховларны билгеләп үтәсе килә.
Аерым колонна стрелкаларны алмаштырыу белән шөгыльләнә. Юл мастерлары Вячеслав Есаков һәм Юрий Калинин җитәкчелегендә юл монтерлары Евгений Литовченко, Алексей Луценко, Михаил Ряхов, Әдил Әләветдинов, Руслан Янбаев, Олег Гаврюшов һәм башкалар үз эшен намус белән башкара. Анжелика Глазкова поездлар якынлашуын һәм хезмәткәрләрне вакытында юлдан чыгаруны күзәтә. Бүген еллык планның күп өлөше үтәлде, Инзер-Тюльма участогыында эшләр башкарасы калды. Беренче квартал йомгаклары буенча безгә тимер юл челтәре арасында беренче урын бирелде. Бу уңышка без барлык 148нче ПМС коллективының, бигрәк тә эссе җәй көннәрендә дә һәм кышкы каты салкыннарда да, яңгыр һәм кар яуганда, көндез дә, төнлә лә эшләргә туры килгән юлчыларның фидакарь һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә өлгәштек.
Төрле юл машиналары белән тәэмин ителүгә карамастан, юлларны ремонтлаганда кул хезмәте дә күп кулланыла әле. Мондый авыр эшкә күпләр чыдамый, тимердәй, иң көчлеләр генә торып кала. 148нче ПМС коллективы һәрваҡыт бердәмлеге һәм һөнәри осталыгы белән аерылып торды. Мондый коллективка әлеге вакытта хаклы ялда булган элекке җитәкчебез Виктор Викторович Некрасов нигез салды. Һәм бүген дә монда җаваплы, югары квалификацияле, эш өчен янган җитәкчеләр һәм белгечләр хезмәт сала, остазлык традицияләре күзәтелә, инициатива күрсәтү һәм иҗади осталык хуплана. Коллектив ел саен яшь кадрлар белән тулылана, эшче һөнәрләргә ия була, югары һәм урта махсус уку йортларында белем ала. Намуслы хезмәтләре өчен барлык коллективыбызга рәхмәт белдерәм һәм ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, гаилә иминлеге телим.
Юл монтерлары
бригадасы
Читайте нас: