Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2018, 02:00

Слак умартачысының шифалы балы

Ата-бабалары эшен дәвам итүче Рәфыйк Рәфәгатьдин улы Ногыманов 100 баш умарта күче тота.

Районның иң тәҗрибәле умартачыларының берсе Р. Р. Ногымановның умарталыгы элекке Берлек авылыннан ерак түгел Слак авылы читендә биек-биек юкә агачлары үскән, хәтфә яшел үлән тибрәлгән, ә һавасы болын чәчкәләре исе белән тулган матур акланда урнашкан.

Аның әйтүенчә, бу матур табигать кочагында юкә, донник һәм көнбагыш кебек баллы үсемлекләр бар. Һава торышы яхшы булса, шифалы һәм татлы ризыксыз калмаячаксың. Тик менә юкә чәчкә атканда эшсөяр һәм тырыш бал кортлары оча алмады, чөнки яңгырлар ешайды.

-Әгәр үткән елларда умартачылар җәйге мизгелдә өчәр тапкыр бал суыртса, быел исә бер генә тапкыр, - ди Рәфыйк Рәфәгатьдин улы. – Балны күбрәк алу өчен умарта күчләрен яңартып торырга тырышабыз. Өч ел элек киявем Бөрҗән районыннан урта рус токымлы алты умарта пакеты алып кайтты. Ә быел мин Иглин районыннан краин токымлы дүрт пакет сатып алдым.

Рәфыйк Рәфәгатьдин улы кече яшьтән әтисенә умарталарны күчерергә ярдәм иткән, төтәткеч алып килгән, кирәк булса, бал суырткыч тоткасын әйләндергән...Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ул озак уйлап тормый Уфа районындагы 4нче Михайловка һөнәрчелек училищесына документларын тапшыра һәм шунда умартачы һөнәре нечкәлектәрен өйрәнә. Хәрби хезмәттән кайткач, 1978 елда “Коммунист” колхозында эшли башлый. Һәм чирек гасыр авыл хуҗалыгы предприятиесе (соңгы елларда ул “Эко-Агро” тип атала) таркалганга кадәр бөтен көчен биреп хуҗалык умарталыгында хезмәт сала. Бу еллар дәвамында үзенең дә умарталыгын булдыра. Алты баладан тик ул гына гаилә эшен дәвам итә. Рәфыйк Ногыманов әтисенең зур булмаган умарталыгын саклап, күч санын 100 башка кадәр арттыруга ирешә.

Өс дистә елдан күбрәк Слак участок дәваханәсендә, аннан соң амбулаториядә шәфкать туташы булып эшләгән тормыш юлдашы Вәсилә Гәрәй кызы да умартачылыкта тәҗрибә туплый. Бал суырту чоры җиткәч, кызлары Лена һәм Лилиана гаиләләре белән ярдәм итәргә кайта.

Вәсилә апа кунакчыл хуҗабикә һәм изге күңелле картәни дә. Рәфыйк Рәфәгатьдин улы белән ике оныгын һәм ике оныкасын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Әйткәндәй, өлкән оныкалары Элина, картәнисе һөнәрен сайлап, быел Башкортстан медицина университетына укырга керде.

Вәсилә Гәрәй кызы шулай ук чәчкә үстерергә ярата. Йорт алларында күзне камаштырырлык рауза, петуния, лобелияләр, төрле төстәге бакоплар һәм истомалар тирә-якка ямь биреп утыра. Аллы-гөлле чәчкәләрнең орлыгын ул Уфаның махсус магазиннарыннан сатып ала. Иртә яздан яшелчә культуралары һәм яраткан чәчкәләре үсентеләрен утырта. Авылның 280 еллыгын билгеләгәндә аларның ихатасы иң матуры тип табылу очраклы түгелдер.

Вәсилә һәм Рәфыйк Ногымановлар кул кушырып утырырга яратмый, гаилә бизнесын уңышлы алып бара. Аларга биолог та, ботаник та, ветеринар да, балта остасы һәм электрчы да булырга туры килә. Рәфыйк Рәфәгатьдин улы үзе умарталар, рамнар ясый, бал кортларын төрле авырулардан дәвалый, үләннәрнең һәм чәчкәләрнең шифалы үзенчәлекләрен яхшы белә. Базарда аның бал икмәген, прополисын, чәчкә серкәсен, балавыз һәм кәрәзләрен зур теләк белән сатып алалар. Рәфыйк Рәфәгатьдин улы шифалы продукциясен Мәскәүгә, Свердловск өлкәсенә һәм Себергә алып бара.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: