Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2018, 02:00

Бурычыгызны вакытында түләгез

Республикада күп фатирлы йортларда гомум милекнекапиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Быел районда 6 млн 622 сумнан күбрәк гомум суммага дүрт йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. 118 гражданин уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителәчәк. Былтыр 5 млн 246 мең сум гомум суммага алты күп фатирлы йорт ремонтланды. Йортларның барысының да диярлек түбәләрен ремонтлау таләп ителде, бу эш күп фатирлы ике йортта башкарылды, шулай ук күп фатирлы өч йортта су белән тәэмин итү системасы ремонтланды.

Капиталь ремонт буенча эшләр күләме турыдан-туры җыелган взнослар күләменә бәйле. Былтыр район буенча капиталь ремонтка взнослар җыю 89,5 процент тәшкил итте, ә республика буенча ул уртача 93,8 процент булды.

БР Төбәк операторы юристлары суд боерыклары бирү турында гаризаларны һәм дәгъвә гаризаларын судка тапшырыу эшен алып бара. Район буенча 1 млн 118 мең сумлык 108 дәгъвә гаризасы тапшырылган, 440 мең сумнан күбрәк суммага 60 башкарма производство эше башкарылган, 496800 мең сум бурыч түләттерелгән.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, суд эшенең бурычлы кешедән башка да каралуы мөмкин. Бурыч түләтү турында суд карары Суд приставларының федераль хезмәтенә тапшырыла, ә приставлар үз чиратында бурычлыга гамәлдәге кануният тарафыннан каралган йогынты ясау чараларын куллана, мәсәлән, кредит оешмаларында аның исәп-хисап счетыннан акчаһын исәптән чыгара, хезмәт хакыннан, пенсиядән һәм башка киеремнәрдән бурычын түләттерә, автотранспортына, күчемсез милкенә һәм башка мөлкәтенә арест сала, аның Русия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикли, суд приставы- башкаручы таләпләрен үтәмәгән өчен бурычлы кешене административ җаваплылыкка тарттыра ала.

Моннан тыш, суд карары бурыч суммасын арттырачак кына – җавап бирүчегә чыгымнарны исәпкә алып госпошлиналар да түләргә туры киләчәк. Шунлыктан суд производствосы һәм суд приставларының башкарма җыемнарын түләүгә өстәмә чыгымнарга юл куймау өчен взносларны вакытында түләргә тырышырга кирәк.

Альбина Сәлихова,

район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча баш белгече.
Читайте нас: