Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2018, 02:00

Мөһим вакыйгага әзерләнәбез

Республика мөһим сәяси вакыйгага – алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын сайлауга әзерләнә. Сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре, Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек барышы турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә ШӘФЫЙКОВА сөйли.

-Алда торган сайлаулар республикабыз өчен чынлап та бик мөһим. 110 депутат мандаты бүленәчәк: бер мандатлы сайлау округлары (бер сайлау округы – бер депутат) буенча – 55, сайлау берекмәләре күрсәткән кандидатлар исемлекләре өчен бирелгән тавышлар санына пропорциональ бердәм республика сайлау округы буенча 55 депутат сайланачак. Ягъни тавыш бирү көнендә һәр сайлаучы икешәр сайлау бюллетене алачак – аларның берсе буенча сәяси партияне, ә икенчесе буенча депутат сайлаячак.

Бүген районыбызда 31687 сайлаучы исәпләнә. Без, ягъни тулысынча Әлшәй районы территориясе 32нче Асылыкүл сайлау округына керәбез. Монда шулай ук Дәүләкән (8889 сайлаучы), Бәләбәй районнарының һәм Бәләбәй шәһәренең (16261 сайлаучы) кайбер өлешләре керә. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе карары белән бер мандатлы ике округ – 32нче Асылыкүл сайлау округы һәм 33нче Бәләбәй сайлау округы вәкаләтләре Бәләбәй районының территориаль сайлау комиссиясенә йөкләтелде.

-Рәйлә Таһир кызы, районыбызда тавыш бирү, элекке кебек, 49 участокта узачак, аның барышын комиссияләрнең яңа составлары тәэмин итәчәкме?

-Әйе, районда 49 сайлау участогы: Раевка авылында – ун, авыл биләмәләрендә 39 участок төзелде. 829нчы сайлау участогы иң зуры, анда сайлаучылар саны 2053 кешегә җитә. 1001 кешедән алып 2000 кеше теркәлгән ун участок бар. Ундүрт участокта сайлаучылар саны 501дән 1000гә җитә, ә егерме дүрт участокта 500дән азрак сайлаучы тавыш бирәчәк. Иң бәләкәй 855нче сайлау участогы Нефороща авылында урнашкан – монда нибары 94 сайлаучы.

Территориаль комиссия тарафыннан 49 участок сайлау комиссиясенең яңа составлары оештырылды. Аларда хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия 384 әгъза эшләячәк. Комиссияләр биш елга төзелде. Шулай ук территориаль комиссиянең дә составы яңартылды.

-Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлыгына кандидатлар күрсәтү һәм теркәү 27 июльдә тәмамланды...

-27 июльгә карата бер мандатлы 32нче Асылыкүл сайлау округында җиде кандидат теркәлгән, аларның алтысын - сәяси партияләр һәм бер кандидат үзен-үзе күрсәткән. Сайлау берекмәләре һәм кандидатлар, аларның сайлау алды программалары турында мәгълүмат белән район гәзитендә, республика басмаларында, дәүләт телерадиоканалларында, шулай ук безнең район сайтында танышырга мөмкин.

-Сайлаулар көнендә ялда яки вахтада булган сайлаучылар үз конституцион хокукларыннан файдалана аламы, чөнки төбәк сайлаулары узачак бит?

-Ил Президентын сайлагандагы кебек үк, “Мобиль сайлаучы” механизмы исәптән төшерү таныклыклары системасын алмаштырачак һәм булу урыны буенча тавыш бирү процедурасын уңайлырак итәчәк. Ләкин шунысы мөһим, сайлаучы Башкортстан чикләреннән чыкмаска тиеш. Әгәр ул республикадан читкә китә икән, тавыш бирә алмаячак. Дәүләт җыелышы депутатларын сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү юк.

9 сентябрьдә булган урын буенча тавыш бирергә ниятләгән сайлаучылардан территориаль сайлау комиссиясе каршындагы гаризалар кабул итү пункты 25 июльдән алып эшли. Гаризаларны Күпфункцияле үзәк, шулай ук Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да бирергә мөмкин. 29 августтан һәр сайлау участогында гаризалар кабул итү пунктлары эшләячәк.

Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.
Читайте нас: