Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2018, 02:00

Уфа Корбан бәйрәменә әзерләнә

Уфа шәһәренең Октябрь районы Зинино поселогы янындагы “Караван” сәүдә үзәгендә башкала хәкимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов җитәкчелегендә Корбан бәйрәменә әзерлеккә багышланган күчмә киңәшмә үтте. Анда бердәм корбан чалу мәйданчыгын оештыру мәсьәләсе тикшерелде.

Чарада Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков, аның урынбасары Марат Фәттахов, республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин, Уфа шәһәре ветеринария станциясе начальнигы Дамир Хуҗин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, Рүсия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте голәмәләр шурасы әгъзасы, Уфаның беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Әхмәров, “Караван” сәүдә үзәге директоры Фәнилә Галләмова, башкала районнары хакимияте башлыгы урынбасарлары, мөселман дини оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә Уфа шәһәренә рөхсәт ителмгән мөгезле вак мал кертмәү, бәйрәм көнне башкаланың иң зур мәчетләреннән “Караван” сәүдә үзәгенә җәмәгать транспортын арттыру, корбан малының биологик калдыкларын утильләштерү, җәмәгать тәртибен саклау, җәмәгать туклану урыннары булдыру кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Бүгенге көнгә “Караван” сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта 13 мөселман оешмасы бәйрәм көннәрендә корбан чалу теләге белдергән. Алар өчен 15 августта гамәли семинар үткәреләчәк.



Фото: (Фото Уфа шәһәр хакимияте сайтыннан). “Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: