• Бәйрәм программасында көрәш, волейбол, уктан ату, регби, пейнтбол буенча спорт ярышлары үткәрү карала. Кунаклар бәйрәм концерты карый, бәйрәм пылавы белән сыйлана алачак. Шулай ук, фестиваль кысаларында хәләл ярминкә эшләячәк.
Ел саен фестиваль биш меңләп мөселманны үзенә җәлеп итә, чөнки аның максаты да төрле милләт кешеләрен ислам диненең матур бәйрәмендә бергә җыю, берләштерү.