Хәтерегезгә төшерәбез, КОИБлар, ягъни электрон урналарны, әлшәйлеләәр тәүге тапкыр 2011 елда сынап карады. Аннан соң алар 2012, 2014, 2016 елларда сайлаулар вакытында кулланылды. Сайлауларны оештыручылар фикеренчә, тавыш бирүнең мондый формасы сайлаучылар өчен дә уңайлы, участок комиссияләре әгъзалары эшен дә күпкә җиңеләйтә. Прибор бюллетеннәрне сканер аша үткәреп, сайлаучылар санын исәпли, тавыш бирү нәтиҗәләре турында протокол чыгара һәм автоматик рәвештә “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасына җибәрә.
Ил Президентын сайлауларда электрон җиһазның төгәл эшләвен һәм аның “ягымлы мөнәсәбәтен” район үзәгенең 821нче (социаль-мәдәни үзәк бинасында), 826нчы (4нче мәктәп), 827нче (лицей), 828нче (гимназия) участокларында тавыш бирүчеләр бәһалады да инде. 9 сентябрьдә республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары өчен тавыш бирүдә дә районда биш меңнән күбрәк сайлаучыга акыллы җиһаз – КОИБлар ярдәмгә киләчәк.