Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2018, 02:00

“Тәрәзә”дән ниләр күренә?

Премьер-министрРөстәм Мәрданов рәислегендә хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Күпфункциялеүзәкләрдә гражданнарны “бер тәрәзә” ысулы буенча дәүләт һәм муниципальхезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итү турында мәгълүмат тыңланды.

Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Фролов сүзләренә караганда, агымдагы елның беренче яртысында үзәкләр 2,5 миллион хезмәт күрсәткән. Бу, узган елның шушы чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Күрсәтелгән хезмәтләр саны арту сәбәпләренең берсе – аларның өстәмә төрләрен кертү. 146 власть органы һәм оешмалар белән үзара бәйләнеш нигезендә 1800 хезмәт төре күрсәтелә.

Рөстәм Мәрданов үзәкләрнең төбәк челтәре үсешенә, хезмәтләр төрлелеген киңәйтүгә югары бәя бирде. Ул, шулай ук, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетына бизнес өчен өстәмә хезмәтләндерү тәрәзәләре ачуда булышлык итүне йөкләтте. Моның өчен эшкуарларның муниципалитетлардагы активлыгын бәяләргә кирәк.

Арытаба Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев алданган дольщиклар проблемалары һәм төзелеп бетмәгән объектлар турында доклад белән чыгыш ясады.

29 июньдә Башкортстанда күпфатирлы йортлар төзелеше өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар исемлегенә кертелгәннәрнең проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча “юл картасы” расланды. Алар объектларның әзерлек дәрәҗәсеннән, инвестор булу-булмавыннан, төзүченең эшкә сәләтлелегеннән, банкрот булу-булмавы, башка шәхси факторлардан чыгып билгеләнә.

Григорий Невоструев билгеләвенчә, “проблема”лы йортларны файдалануга тапшыруны гамәлгә ашыручы Объектлар төзелешенә булышлык итү буенча төбәк операторы 19 апрельдә эшли башлаган. Шулай ук, төзелеп бетмәгән объектларның файдалануга тапшыру вакытын киметү буенча “юл картасы” формалаштырылган. Агымдагы елның 6 аенда гомум суммасы 2,11 миллиард сумлык шундый 63 объект дәүләт милкенә күчерелгән.


“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: