Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 02:00

РИЭЛТОР ДИГӘНЕҢ АЛДАКЧЫ БУЛСА?..

Авыр хәлдә калмас өчен нәрсәләрдән саклану зарур?

Авыр хәлдә калмас өчен нәрсәләрдән саклану зарур?


Сентябрь башында яшәргә тулай торагы булмаган авыл студентлары, гадәттәгечә, Уфа шәһәренә килеп фатир эзли. Ләкин фатир табу бер дә җиңел эш түгел. Гомумән, мондый хәлгә тарыган кешеләр мине яхшы аңлыйдыр. Хәзер нинди игълан буенча гына шалтыратсаң да: “Мин – риэлтор, яисә арадашчы, безнең ярдәмебез кыйммәт түгел, нибары 4000 сум, яки нибары сделка­бызның 25 проценты”, – диләр. Авыл кешесе өчен “нибары 4000 сум” дигәннәренең нинди көч белән табылганын белмиләрдер, күрәсең. Ләкин, көне буе бер игъланнан икенчесенә шалтыратып йөдәп беткәч, шул “риэлтор” дигәненә мөрәҗәгать итмичә башка чара калмый да икән шул ул.


Чираттагы “собственник” дигән номерга шалтыратып та риэлторга эләккәч, безне “N” агентлыгына очрашуга чакырдылар.
– Әлбәттә, сезгә кирәк районда безнең фатирларыбыз бар. Менә фотолары. Хәзер сезнең белән килешү төзесәк, адрес буенча барсагыз да була. Ләкин акчаны алдан түләргә кирәк булачак. Юк, юк, артык түгел, нәкъ шул 4000 сум. Әгәр дә кирәкле фатир тапмасагыз, акчасын бирәбез. Менә номеры”, – дип безне офистан озаттылар.
Димәк, чынында исә безгә шушы 4000 сумга офис дигән җирдә сайт ачалар, ә анда исә кирәк районнан сайларга фатирлар адресын кертәләр. Тик шунысы гына кызык: син караган, менә шушы кирәк дигән фатир анда, нишләптер, юк...
Аптырагач, телефонына шалтыратабыз. Ләкин гудок, телефонны алмыйлар. Тагын гудок, тагын... Ниһаять, бер сәгатьтән соң сәер тавышлы бер әби безгә: “Бүген булмас инде, аягымны подъезддан чыкканда тайдырдым бугай, башка көнне күрешсәк буламы?” – ди.
Офиска кире барабыз. “Якында башкача фатирлар юк шул, студентлар күп булгач, алып бетерделәр. Әйдәгез ерактанрак карыйбыз”, – диләр безгә. Менә сиңа мә! Ике сәгать элек кенә аларның сиңа кирәк җирдә фатирлары буа буарлык иде, хәзер инде беткән. Акчасын да бер дә кайтарырга теләмиләр. Шулай итеп, әгәр дә бәхет елмайса, Уфаның бер читеннән арендага фатир яисә бүлмә аласың.
Кайда соң монда махинация, диярсез. Әйе, мин дә шул әбине чирләгәндер, “бальнис”та ятып, телефоны эшләми башлагандыр, дип уйлаган идем. Ләкин менә дустымның сөйләгән тарихы күзләремне ачты.
Мондый хәлгә тарыган бер без генә түгел икән шул. Ялган агентлыклар Уфа тулы.
“Әле син теге фатир хуҗасы әбекәй чирләгән дип уйлап йөрисеңме? Ә менә мин аласы килгән фатир хуҗасы бөтенләй шаккаткан иде. Баксаң, ул фатирын беркемгә дә арендага бирергә җыенмаган да. Әгәр дә мин подъезд төбендә көтеп торып, күршеләреннән сораштырмаган булсам, синең кебек фатир хуҗасы чирләгән дип йөрер идем әле”, – диде дустым.
Бер караганда, шулай да фатирсыз калмыйсыз. Уфа читендә булса да бер бүлмәне шушы сайттан таба аласыз. Ләкин моның өчен 4 мең сум сарыф итү кирәкми дә. Андый гына бүлмәне табу әллә ни кыенлык тудырмый.
Ике ай үткәч, укырга йөрергә ерак булу сәбәпле, без күчәргә булдык. Агентлыкта безгә: “Шушы адреслар кертелгән сайт белән ел буе куллана аласыз, әгәр дә күчәсегез килсә, килешүдә күрсәтелгән телефон буенча шалтыратып, аны “размораживать” итәргә кирәк”, – диделәр. Шалтыратсак: “Безнең агентлык хәзер эшләми, тик мин сезгә шәхсән булыша алам, миңа нибары 1500 сум гына бирсәгез дә җитә”, – ди Снежана исемле кыз.
Тагын үз көчебез белән авито, циан кебек сайтлардан фатир эзләп карадык. Рекламада күпме генә “милекчедән белдерүләр” дип язылса да, шыр риэлтор тулган. Шулай да бер риэлтор безне: “Минем контракт хуҗа белән төзелгән, сезгә түләргә кирәкми. Әйдәгез, минем янга килегез дә фатир карарга барабыз”, – дип чакырды. Шул адрес буенча барган идек, чираттагы агентлык офисына килеп эләктек.
– Сез бит фатир карарга барабыз, дидегез?
– Әйе, хәзер сезгә барысын да аңлатабыз да. Сез әле безгә 6 мең сум түләргә тиешсез.
– Сез бит собственник түли дидегез?
– Әйе, сез башта безгә бирәсез дә, сезнең белән шушындый килешү төзибез, аннан собственник сезгә акчасын кире кайтара.
Ә аннары инде, өстәрәк язган агентлыклардагы кебек, сайт турында, шундый килешү төзү һәм шартлары турында сөйли башладылар.
Гамәлдә, бу агентлыкның да алдакчылар икәненә инандык. Шулай да төшенгәнебезне яшереп, тыныч кына тыңлап, астан гына диктофонга яздырып, “безгә уйларга кирәк” дип, тизрәк чыгу юлын карадык. Үгетләп тә, кыстап та карадылар, без бирешмәдек.
Кемгә кирәк икән гади авыл кешеләрен болай алдау? Сез теләгән адрес та юк, шулай да ерактарак бар, дисәләр, кешеләр барыбер ризалашыр иде бит инде. Көненә бит алар, йөзләгән булмаса да, дистәләгән кешене алдап, күпме акча сыга! Башка сыймаслык. Тик бер генә сорау туа: шушы дистәләгән алданган кеше арасыннан берсе дә “жулик”ларның чын йөзен ача алмас микәнни?
Ләкин барлык агентлыклар да мондый схема белән эшли дигән сүз түгел, әлбәттә. Арасында намуслылары да очрый. Тик бик сирәк.
Әгәр дә арендага фатир табу мәсьәләсе туса, кыен хәлгә тарымас өчен түбәндәге пунктларга игътибар итегез:
Беренчедән, алдан эзли башлагыз. “Әле бер ай бар, табарбыз. Аннары, кем безгә 1 ай алдан фатирны саклап торырга ризалашсын?!” дигән фикерләр дөрес түгел.
Икенчедән, танышларыгыз аша эзләп карагыз, алай ышанычлырак. Социаль челтәрләрдә язган игъланнар да нәтиҗә бирергә мөмкин. Мәсәлән, “ВКонтакте” сайтында төрле төркемнәрдә фатир хуҗаларын ешрак очратырга мөмкин.
Өченчедән, үзегез таба алмаган очракта, риэлторларга мөрәҗәгать итсәгез дә, фатир хуҗасы белән күзгә-күз сөйләшмичә, фатирны карамыйча, гомумән, фатирга күчмичә, акча бирә күрмәгез.
Дүртенчедән, әгәр дә мондый очракка шулай да эләксәгез, полиция хезмәткәрләре чакыртыгыз. Махинация белән эшләүче агентлыклар полиция килүенә бер дә шат булмас.
Бишенчедән, бик сак булыгыз һәм акылга таянып эш итегез!
Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас: