Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2018, 02:00

Бүген Владимир Путин мөрәҗәгать итә

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, бүген Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Русия Президенты Владимир Путин ил халкына 35 минутлык телемөрәҗәгать белән чыгачак. Ул анда пенсия реформасына карата үз фикерләрен белдерәчәк.

Бу хакта Владимир Путин Омск шәһәрендә үткән социаль-икътисади үсешкә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

• 19 июльдә Русия Дәүләт думасы беренче укуда пенсия реформасы турында закон проектын кабул итте. Анда пенсия яшен хатын-кызлар өчен - 55тән 63кә, ир-атлар өчен 60тан 65 яшькә кадәр арттыру турында сүз бара.

• Моңа кадәр Русия Президенты пенсия законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдим ителгән вариантларның берсе дә ошамавын белдерде, “әмма бернинди үзгәреш тә кертелмәсә, киләчәктә пенсия системасы шартларга мөмкин”, дип әйткән иде.


Фото "РИА Новости" сайтыннан.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: