“Известия” гәзите белдерүенчә, тоз каплары тышлыгындагы “поваренная” сүзе “пищевая” белән алмаштырылачак, чөнки, экспертлар әйтүенчә, хәзер тоз кайнату процессы озайлы түгел. Моннан тыш, җитештерүчеләр тозга калий йодидын башкача өстәмәячәк, ә калий йодатын кулланачаклар. Нәтиҗәдә тозның файдалану срогын 9–12 айдан 18 айга кадәр арттырырга мөмкинлек туачак.