Икмәк пешерү өчен кулланылган он сыйфатына таләп югары. Ә гомум тәгаенләнештәге он кондитер изделиеләре, пилмән һәм башка продуктлар әзерләүгә китә. Алар арасындагы төп аерма — ашлык бөртегендәге җилемчәнең (аксымлы матдәнең) күләмендә һәм сыйфатында. Белгечләр әйтүенчә, сыйфатлы оннан, төрле өстәмәләрсез пешерелгән икмәк тәмле дә, файдалы да булачак. Баксаң, гомум тәгаенләнештәге онга бөҗәкләр белән зарарланган ашлыкның да эләгү ихтималлыгы бар икән.