Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2018, 02:00

Әниләргә рәхмәт сүзен әйтик!

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова күпбалалы әниләргә “Ана даны” медале тапшырды.

– Тормышның нигезе гаиләдә салына, ә сез – аның учагын саклаучы, кулларыгызның җылысын, йөрәгегезнең кайнарлыгын балаларыгызга бирүче изге затлар, – диде Ленара Хәким кызы. – Һәркем өчен анадан да кадерле тагын кем булыр?! Сез балаларыгызны йөрәк тибешеннән аңлап торасыз, аларга анадан күбрәк йөрәк җылысы биргән беркем дә юк. Әниләрнең иң уңганнарына тапшырылучы бу дәүләт бүләге – ул сезнең олы батырлык билгесе. Бүген без сезгә шушы бүләк аша да олы ихтирамыбызны һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бу бүләк республикада биш һәм аннан да күбрәк бала багучы аналарга 1998 елдан бирелә башлады һәм җәмгысы 7700 гүзәл затка тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Нефтекамадан 28 яшьлек Анастасия Зарапова да бар иде. Ире белән алар 6 бала тәрбиялиләр. Дәүләт ярдәме белән яңа фатир алганнар, җитеш тормышта, көйле генә яшәп яталар. Иң мөһиме – балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Мең рәхмәт һәм данлаулар аларга!

Резида ВӘЛИТОВА.


“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: