Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2018, 02:00

Төзәтмәләр әзерләнә

Бүгенге көндә Җинаять кодексында интернетны, социальчелтәрләрне яки басма матбугатны кулланып, башкаларныҗенесе, милләте, теле, килеп чыгышы, дингә мөнәсәбәте, ниндидерсоциаль төркемдә торуы буенча кимсеткән, шулай ук дошманлык һәм күралмаучанлыктудыруга юнәлтелгән гамәлләр өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Русиянең Югары суды социаль челтәрләрдә экстремистик юнәлештәге җинаятьләр буенча карарына суд практикасы турындагы төзәтмәләр әзерли, дип хәбәр итә “Ведомости” гәзите. Югары судның матбугат сәркәтибе Павел Одинцов һәм проект турында алдан фикер алышучыларның берничәсе хәбәр итүенчә, әлеге мәсьәлә буенча пленум утырышы сентябрьдә үтәчәк.

Проектның эчтәлеге белән таныш булучылар әйтүенчә, төзәтмәләргә ике мөһим яңалык кертелгән. Шуларның беренчесе: публикацияләр яки материалны репостлаулар, экстремистик эчтәлекле булса да, авторның яман нияте турында дәлилләү була алмый. Моны исбат итү өчен башка дәлилләрнең булуы да кирәк.

Моннан тыш, суд карарын кабул итү өчен публикациянең контексты, комментарийләр булуы һәм аларның асылы, барлык аккаунтның эчтәлеге, бу материалны караучылар саны, файдаланучылар аудиториясенең күләме һәм характеристикасы исәпкә алынырга тиеш.

“Ведомости” гәзите сораштырган экспертларның фикере бер-берсеннән аерылган. “Сова” үзәге директоры Александр Верховский бу төзәтмәләрне “ярыйсы ук акыллы”, әмма эшләнеп бетерү таләп ителгән төзәтмәләр дип атаган.

МДУ профессоры Леонид Головко, үз чиратында, хокукый практиканы норматив алымнар белән генә корректлау мөмкин түгел дип исәпли. Аның фикеренчә, әгәр Югары суд лайклар һәм репостлар турындагы эшләр буенча берничә “шау-шулы” карарын гамәлдән чыгарса, нәтиҗә яхшырак буласы.

2018 елда диндар кешеләрнең хис-тойгыларын кимсетү, интернетта экстремистик фикерләр тарату турындагы җинаять эшләре җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә ешрак эләгә башлады.

Төзәтмәләр кертелерме, аларны җәмәгатьчелек ничек кабул итәр, якын киләчәктә белербез.

Руфина Хәсәнова.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: