Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 02:00

Көзге ярминкәләр

Сездән сорау – бездән җавап “Яңа уңыш ярминкәләре быел кайчан оештырылачак?” – дип кызыксына күп кенә укучыларыбыз.

-Көзге ярминкәләр Шафран һәм Аксен авылларында – 29 сентябрьдә, ә якшәмбе, 30 сентябрьдә Раевка авылында булачак, - дип җавап бирделәр район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә.

-Үз продукциясен сатарга теләгән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне, шәхси хуҗалык тотучыларны шәһәрләрдә дә көтәләр. 13 октябрьдә ярминкәләр Стәрлетамак шәһәрендә узачак.

Сорауларыгыз булса, авыл биләмәләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы бүлегенә (тел. 3-07-41) яки икътисади үсеш бүлегенә (тел. 3-15-97, 3-14-04) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: