Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 02:00

Туган йортның тупсасына бассам, Йөрәгемдә яңа җыр туа!

Мәндәнлеләр авылларының 240 еллыгын күңелле үткәрде

Бу көнне иртән-иртүк тирә-якка күңелле җыр-моң таралды. Соңгы әзерлек эшләре башланды – тамашачылар өчен эскәмияләр куелды, сәхнә бизәделәр, сәүдә палаткалары, батутлар урнаштырылды. Бәйрәм үтәсе урынга күрше-тирә авыллардан автомобильләр агылды. Халык акрынлап мәктәп мәйданчыгына җыелды. Бер генә көнгә булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынган кешеләр бер-берсен авылның юбилее белән котлады, һәркемнең йөзендә елмаю балкыды. Шушы бәйрәмгә дип әзерләнгән купшы күлмәкләрен киеп тантанага килгән гүзәл затларга карап сокланмый мөмкин түгел иде.

Бәйрәм Фәрит хәзрәтнең иртәнге намазы белән башланып китте. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авылның барлыкка килү тарихын сәхнәләштерде, тамаша тарих укытучысы Р. Р. Шәвәлиеваның тасвирлаучы аңлатмалары белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты мөдире Илгиз Шәвәлиев һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флүзә Хурамшина бәйрәмне “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән ачып җибәрде. Шигырьләр яңгырады. Мәндәнлеләрне район мәдәният бүлеге җитәкчесе М. Ф. Әкимбәтов, авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Д. Р. Хашимова, “Мәндән” җәмгыяте директоры Р. М. Мирсаитов, шагыйрә З. М. Муллагалиева һәм башка кунаклар котлады. Алар авылның хөрмәтле кешеләренә почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр исеменә ихлас теләкләр яңгырады, алар тантаналы шартларда истәлекле бүләкләр дә алды.

50-60 ел бергә тату гомер кичергән гаилә парларын көчле алкышлап тәбрикләделәр. Шулай ук быел көмеш туйларын билгеләүчеләр, яшь парлар, яшь ата-аналар, яңа туган сабыйлар һәм “Үрнәкле йорт”, “Иң матур бакча” конкурсы җиңүчеләре дә читтә калмады. Бүләкләү тантанасы район мәдәният сарае артистлары Земфира Ситдыйкова, Наилә Шәрипова, Артур Шәяхмәтов, Нияз Гыйззәтуллин, Наил Абдуллин, Мәндән авылының үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар Илгиз Шәвәлиев, Роза Минһаҗева, Земфира Шәвәлиева, Светлана Мохтарова, Иске Васильевка авылының Алсу Сөләйманова җитәкчелегендәге бию төркеме, Слактан Гөлфирә Мөхтәсимованың чыгышлары белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә якташыбыз, үзенең җырларын башкаручы Зарема Әюпова,шулай ук Венер Каюмов, Зөлфирә Сираева, Ризван Хәкимов үз төркеме белән чыгыш ясады. Атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Галимуллинны көчле алкышлар белән каршы алдылар, ул дәртле итеп тальян гармунда уйнап куандырды.

Иганәчеләр Ринат Гыйззәтуллин, Фәнис Зиннәтуллин, Минислам Гыйззәтуллин, Илгиз Лотфуллин, Рәмзес Фәрвәзов, Гөлшат Минһаҗева, Фәрит Сафин, авыл старостасы Рәхимҗан Галимуллинга, ветераннар Советы рәисе Рәфис Хурамшинга, авылдашларыбыз Илдус Лотфуллин, Роза Минһаҗева, Земфира Шәвәлиева, Флүрә Фазлыева, Радик Әсәдуллин, Рәмил Ногыманов, Марат Гыйззәтуллин, мәктәп директоры Земфира Ситдыйковага бәйрәмне уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

... Кичкә кадәр мәйданда җыр-моң тынмады, концерттан соң дискотека булды, анда авылның барлык яшьләре җыелды, ә өлкәнрәкләр, күңелле очрашу-күрешүләрдән илһам-дәрт алып өйләренә таралышты.

Гүзәл СИТДЫЙКОВА,

Мәндән мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: