Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2018, 02:00

Юл түләүле булачак

М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтыручы Уфадан яңа чыгу юлы проекты автомобильчеләр өчен түләүле булачак. Бу хакта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә сылтанып ТАСС хәбәр итә.

“Юл йөрү тулысынча түләүле булачак. Әлеге вакытта бу проектны гамәлгә ашырыр өчен республика тарафыннан 1,2 млрд бүленгән, безнең яклап эш алып барыла, РФ Транспорт министрлыгы ягыннан да ярдәм көтәбез”, - диде ведомство җитәкчесе.

Төбәк властьлары федераль бюджеттан финанслау көтә.

“Көнбатыш чыгу юлы” проекты буенча гомум чыгымнар 2018-2021 елларда 34 млрд сумнан бәяләнә. Ул 1,2 км озынлыктагы тоннель төзелеше тәмамлануын (1992 елда башланган), 2,5 км тәшкил иткән күпер чыгу юлы, М-5 “Урал” федераль трассасына тоташкан 14 км юл, түләү алу пунктлары һәм юл хәрәкәтен идарә итү системасын булдыруны күзаллый.

Фото: “Башинформ”


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: