Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2018, 02:00

Яшьләр өчен пенсия грамоталылыгы дәресләре

Бу атнада илебездә Пенсия фонды инициативасы белән Бердәм пенсия грамоталылыгы көне узды. Мәгариф проектының төп максаты – укучы яшьләрдә “пенсия” культурасын формалаштыру.

Бу көнне Русия Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлеге җитәкчесе М. Г. Гыйльметдинов Раевка 2нче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына “Барысы да булачак пенсия турында: белем алу һәм яшәү өчен” дип аталган дәреслекнең яңа басмасын тәкъдим итте һәм хәзерге вакытта Русия пенсия системасының ничек формалашуы, анда нинди үзгәрешләр баруы турында сөйләде.

Минислам Гыйзетдин улы шулай ук укучыларга Пенсия фондының электрон хезмәтләре һәм сервислары турында бәян итте, атап әйткәндә “Гражданинның шәхси кабинеты” турында сөйләде, анда реаль вакыт режимында формалашкан пенсия хокуклары турында белү, төрле түләүләр билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү, пенсия китерү алымын үзгәртү турында гариза бирү мөмкинлеге бар.

Укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү буенча мәгълүмат-аңлату кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Зөлфия МИРСӘЯПОВА,

идарәлек җитәкчесе урынбасары – пенсия билгеләү бүлеге җитәкчесе.


Фото "Өмет" гәзитеннән алынды.

Читайте нас: