Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2018, 02:00

Яңача түләячәкбез

2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь түләүләргә тагын бер квитанция өстәләчәк – көнкүреш калдыкларын җыйган һәм сортларга аерган, гадиләштереп әйткәндә, чүп-чар чыгарган өчен.

“Чүп-чар реформасы”, яңалыкны шулай дип атадылар, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль законга һәм Русия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр (алар яңа елдан гамәлгә керәчәк) кертүгә бәйле. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк. Башкортстанда алар дүртәү. Хәбәр итүебезчә, конкурс юлы белән сайлап алу нәтиҗәләренә ярашлы, 4нче зона буенча (анда безнең район да кертелгән) төбәк операторы итеп Туймазы шәһәрендәге “Экология Т” җәмгыяте билгеләнде.

1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.

Түләү йортта яшәгән кеше санына карап исәпләнәчәк. Әле төгәл суммасы билгеле түгел, аны республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләргә тиеш. Түләүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык, ягъни штраф, каралган.

Әлегә яңалыкта җавапларга караганда сораулар күбрәк. Бу темага бәйле шушы көннәрдә “Экология Т” компаниясе – төбәк операторы вәкиле, авыл биләмәләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашлыгындагы район хакимиятендә үткән киңәшмәдә фикер алышулар булды. Без дә гәзит битләрендә бу темага яңадан әйләнеп кайтырбыз әле. Фикер алышуларда сез дә, хөрмәтле гәзит укучылар, катнаша аласыз. Сорауларыгызны көтеп калабыз, без аларны төбәк операторына җибәрәчәкбез.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: