Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 02:00

Сездән сорау – бездән җавап Халык исәбен алу. Сынау рәвешендә

“Телевизордан халык исәбен алу турында сөйлиләр, нигәдер район гәзитендә бу хакта язмыйсыз”, - дип шалтыратты Аксен авылында яшәүче пенсионер ханым.

-Әйе, 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр илебездә сынау рәвешендә халык исәбен алу уза, - дип җавап бирә Раевка авылындагы дәүләт статистикасы бүлекчәсе баш белгеч-экспорты Рәфидә НИГЪМӘТУЛЛИНА. – Ул ике этапка бүленгән. Беренче этапта (10 октябрьгә кадәр) һәр русияле бердәм дәүләт хезмәтләре порталында электрон халык исәбен алу кәгазьләрен үзенә һәм бергә яшәгән барлык гаилә әгъзаларына тутырып, үзаллы языла ала. Икенче этап илнең тугыз субъектындагы ун районга гына кагыла. Башкортстан алар исәбенә кермәде.

2018 елгы сынау рәвешендәге халык исәбен алу мөһим статистик вакыйгага – 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлекнең төп этабы булачак. Хәтерегезгә төшерәбез, узган халык исәбен алу 2010 елның октябрендә үткәрелгән иде.
Читайте нас: