Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 02:00

Югалган туристны тапканнар

Коткаручылар Ирәмәл тавына менгәндә югалган туристны тапканнар. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир үзе Белорет районының Мәхмүт авылына чыга.

29 сентябрьдә 17 кешедән торган туристлар төркеме Чиләбе өлкәсенең Түләк авылы яклап Ирәмәл тавына менгән була. Төшкәндә бер ир төркемнән артта кала һәм югала. Туристны 4 тәүлек эзлиләр. Эзләү чараларына Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округының төбәк эзләү-коткару отряды коткаручылары, Ирәмәл табигый паркы хезмәткәрләре - барлыгы республикадан 7 техника берәмлеге һәм 17 кеше - җәлеп ителгән була, квадрокоптерлар кулланыла.


"Башинформ".

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: