Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 02:00

Хакимият башлыгы белән – мөһим мәсьәләләр турында

Республика көнен Әлшәй районы яшәү эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә сизелерлек үзгәрешләр белән каршылый.

Бәйрәм алдыннан без районның бүген ничек яшәве һәм аны якын киләчәктә ниләр көтүе турында тәүге чыганаклардан ишетү өчен район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин белән очраштык.

Урындагы власть проблемалары, үсеш перспективалары һәм бүген муниципалитетның нәрсәләр белән горурлана алуы турында барды безнең әңгәмә.

-Башкортстан республиканың Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүнең 28 еллыгын билгели. Дамир Радикович, Сезнең өчен бу көн нәрсәне аңлата?

-Бу республикабызның күпмилләтле Башкортстан халкын бердәм гаиләгә берләштерүче мөһим бәйрәме. Без халыкларның традицияләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, буыннар күчәкилешлелеген саклап, республиканың үткәне һәм бүгенгесе өчен горурланып, аның киләчәге өчен җаваплылык тоеп, дус, тату һәм килешеп яшибез. Аның арытабангы чәчкә атуы безнең һәрберебезгә бәйле.

- Хакимиятнең авыл биләмәләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрүе, гражданнарны кабул итүе властьның халык белән үзара эш итү төрләренең берсе. Авыл кешеләрен бүген нәрсә күбрәк борчый?

-Власть халыкка ачыграк һәм якынрак булган саен ул нәтиҗәлерәк эшли, дип исәплим. Авылларга бару мәсьәләләрнең бер өлешен турыдан-туры урыннарда хәл итү мөмкинлеге бирә. Кешеләрнең проблемалары бертөрле – юллар, су белән тәэмин итү, мәдәнияткә, медицинага кагылышлы мәсьәләләр. Гомумән алганда барлык мөрәҗәгатьләрне тиз арада карарга тырышабыз. Максатыбыз – һәркемне ишетү һәм көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү.

-Авыл биләмәләре тормышында сизелерлек үзгәрешләр бара. Бәләкәй авыллар матурлана...

-Әйе, без авыл кешеләре тормышын яхшыртырга тырышабыз – ул урындагы властьның хәстәрлеге. Авыл биләмәләре башлыклары һәм депутатлар корпусы бердәм эшли. Алар үзләренең бюджет акчаларын да файдалана, район һәм республика да ярдәм итә. Мәсәлән, “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында районда юллар төзү һәм ремонтлау буенча күп нәрсәләр эшләнә. Әгәр былтыр Ташкичү авылына кадәр 3,5 километр юл япмасы файдалануга тапшырылса, быел тагын да күбрәк юллар ремонтланды. Раевка авылында сизелерлек үзгәрешләр булды, монда 5 чакрымнан артык асфальт япмасы сыйфатлы ремонтланды. Әйтергә кирәк, “Шәһәр мохите” проекты нәтиҗәсендә рай он үзәге күпкә матурланды. Башка авыллар да игътибардан читтә калмады. Аксен авылына бару юлы ремонтланды, тротуарлар яңартылды.

Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча да күп эшләр башкарылды, ул безгә дистәләрчә авылларны төзекләндерү мөмкинлеге бирә. Быел урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча сайлап алу конкурсында биш авыл биләмәсе катнашты. Казанка һәм Кармыш авыл Советлары проектлары җиңүче булды – Фән һәм Дим авылларында суүткәргеч челтәрләре яңартыла. Республика ярдәме нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрелә.

-Район башлыгы буларак, алдыгызга нинди өстенлекләр куясыз?

--Минем төп максатым – әлшәйлеләрнең лаеклы тормышы өчен шартлар тудыру. Бу мәсьәләләрдә вак-төяк булырга тиеш түгел. Урындагы властьның төп хәстәрлеге кеше һәм аның иминлеге булырга тиеш дип исәплим.

-Дамир Радикович, хакимият аппаратының уңышлы эшләвенең нигезе, Сезнеңчә, нәрсәдә?

-Барыннан элек - хәл-вакыйгаларны даими контрольдә тоту. Мин авыл биләмәләре башлыкларының кешеләр белән турыдан-туры аралашуын, гражданнарның нәрсәләр борчуы турында хәбәр итүләрен, аларның тормышын һәм эш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертүен таләп итәм.

-Урындагы власть органнарының эш нәтиҗәлелеген финанслау дәрәҗәсенә бәйле дип әйтергә мөмкинме?

-Әгәр өстенлекләр билгеләнсә генә! Безнең өчен ул, беренче чиратта, балалар, өлкән яшьтәгеләр, халыкның якланмаган катламнарының ихтияҗлары, шулай ук сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре.

-Халык еш кына властьны әрли. Сез тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

-Тәнкыйть кирәк. Әгәр ул конструктив икән, уңай карыйм. Кайчакта җитешсезлекләр читтән яхшырак күренә. Һәр очракта да барлык проблемалы мәсьәләләрне диалог формасында хәл итәргә тырышам. Буш сүз сөйләүне һәм ялкаулыкны кабул итмим. Социаль челтәрләрне даими карап барам, анда безнең район турында мәгълүмат бар һәм эшебездә куллану өчен бик күп кызыклы нәрсәләр табарга мөмкин.

-Яшьләрнең районнан китүе беркемгә дә сер түгел. Ә киләчәк ничек соң, чөнки нәкъ яшьләр аны төзергә тиеш бит?

-Әйе, мондый проблема бар. Яшьләрнең бер өлеше, чынлап та, уку йортларын тәмамлаганнан соң кире кайтырга теләми. Әмма бер өлеше генә. Бездә яшь һәм перспективалы кешеләр, киләчәкне төзүчеләр бар. Без аларга сыйфатлы белем алуда һәрьяклап ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланабыз, яшьләрнең ялын, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүен оештыру өчен шартлар тудырабыз. “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” проекты кысаларында район үзәгендә озак көтелгән бассейны белән яңа физкультура-савыктыру комплексы төзелә башлады. Бер сүз белән әйткәндә, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен барысы дә эшләнә.

-Район җитәкчесе буларак, Сезнең фикерегезчә, бүген тормышта нәрсә төп ориентир булырга тиеш?

-Һәркемнең үз эшен сыйфатлы, югары мөмкинлек белән һөнәри осталыгын салып башкарырга омтылуы. Һәр өлкә җитәкчесе өчен производствоны үстерү, эш өчен тиешле шартлар булдыру иң мөһим әһәмияткә ия. Шуның өчен тагын бер тапкыр ассызыклап үтәм: безнең төп юнәлешебез – үсешкә эшләү. Социаль-икътисади күрсәткечләр үтәлә икән, бу тоташ алганда, район да үсешәчәк.

-Заман финанска бәйле яшәүне, нәтиҗәсез чыгымнарны кыскартуны таләп итә. Бу җәһәттән нинди эшләр башкарыла?

-Һәр җирдә һәм һәр нәрсәдә акчаны янда калдыру – заман таләбе. Акча сакчыл сарыф ителергә, бюджеттан тотынылган һәр тиен районга, аның икътисадына файда китерергә тиеш. Алдыбызда тагын да бер мөһим бурыч тора – чыгымнарны кыскартып, үзебезнең талантлы һәм сәләтле яшьләребезнең республика һәм Русия дәрәҗәсендәге чараларда катнашуына комачауламау. Шуны билгеләп үтүе куанычлы, әлшәйлеләр район исеменнән лаеклы чыгыш ясый, җиңүчеләр һәм призерлар була, бу турыда район гәзите күп тапкырлар язып чыкты.

-Безнең район – авыл хуҗалыгы районы. Агросәнәгать комплексы үсешендәге тотрыклылык иртәгәсе көнгә ышаныч бирә...

-Нәкъ шулай. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең гомум саны югары дәрәҗәдә кала. Без авылга яшь кадрларны җәлеп итү эше алып барабыз. Халыкның үз эшен ачуына зур игътибар бүләбез. Коллектив, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар – азык-төлек хәвефсезлеге нигезе.

-Район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату темпларын арттыра. Бу эшсөяр крестьяннарның көрчеккә җавабы дип әйтергә мөмкинме?

-Авылда нәтиҗәсез эшләү – билгесезлеккә юл. Моны аңлап һәм эшендә иң яңа технологияләрне кулланып, безнең аграрчыларыбыз алларына куелган бурычларга лаеклы ирешә.

Катлаулы һава шартларына карамастан, игенчеләр яхшы уңыш үстереп алды. Бөртеклеләр гектарыннан уртача 18 центнер уңыш бирде, тулай җыем 85 мең тоннадан артып китте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары керемле культураларга өстенлек бирә. Хәзер безнең басуларыбызда табышлы рапс, уҗым шипкәне, җитен, горчица, ясмык борчагы лаеклы урын били. Көнбагыштан, шикәр чөгендереннән яхшы уңыш көтелә. Татлы культураны без 4300 гектарда үстердек.

Тармакның уңышлары күзгә күренеп тора. Республика көне һәм аграрчыларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәренә җиңел булмаган намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

-Сез ничек исәплисез, район үсешенең реаль перспективалары нинди?

- Бездә перспективасызлыкка зарланырга нигез юк. Без җирдә яшибез, яшәү өчен мөһим продукция җитештерәбез. Районда барлык социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла. Шәхси малтабарлык, хуҗалык итүнең кече формалары актив үсешә. Бүген үз идеяләрен уңышлы тормышка ашыра белгән перспективалы, инициативалы, булдыклы кешеләр өчен киң мөмкинлекләр ачыла.

Без тагын да яхшырак яшәргә омтылырга тиешбез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Әйе, уңышлар да, уңышсызлыклар да булды. Әмма бүген без динамикалы үсеш юлын дәвам итәбез. Безнең перспектива – бердәм һәм килешеп эшләү. Мин үзебезнең кешеләребезгә ышанам, алар – районыбызның төп байлыгы. Бергәләшеп һәр эшне башкарып чыгуыбызга шикләнмим!

-Район халкына бәйрәм алдыннан нинди теләкләрегез бар?

-Иң мөһиме, барлык әлшәйлеләргә сәламәтлек, уңышлар, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Районыбыз, республикабыз иминлеге хакына бергәләшеп эшлик, шушы бәрәкәтле җирдә яшәвебез белән горурланыйк. Барсына да нәтиҗәле эше, энтузиазмы, үз районын чистарак, күркәмрәк, матуррак итү теләге өчен рәхмәт белдерәм.

Светлана ЖУКОВСКАЯ.


Читайте нас: