Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 02:00

Көчле, ышанычлы һәм бөек

Русия армиясенә физик яктан көчле, яхшы әзерлек үткән егетләр кирәк

Камуфляж костюмнар, кара беретлар, ак перчаткалар... Армиягә традицион көзге чакырылыш көнендә район үзәгендәге мәйданга иртән-иртүк булачак солдатлар – 10-11 сыйныф егетләре җыелды.

Тигез рәтләргә тезелеп, ил һәм республика гимны астында флаг күтәрүдән, традицион сәламләүләр һәм өлкәннәрнең изге теләкләреннән соң ярышлар башлана. Һәрвакыттагыча, алар өч этаптан тора. Бу – сафка басып җырлап үтү, 60 һәм 1000 метр арага йөгерү, АК-74 автоматын сүтеп-җыю, турникта күтәрелү һәм ераклыкка граната ыргыту. Бу юлы 150 егеткә армия хезмәтенә үзенең физик әзерлеген күрсәтергә кирәк иде.

Командалар тигез сафларда җырлап уза. Бу конкурска, ачыклануынча, М. Буранголов исемендәге башкорт лицее егетләре барсыннан да яхшырак әзерләнгән. Судьялар икенче урынны - 4нче мәктәп командасына, өченче урынны 2нче мәктәпкә бирде. 60 метр арага йөгерүдә Илнур Шәфыйков (лицей) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, 1000 метр арага йөгерүдә Рөстәм Хөссәмов (Трунтаиш мәктәбе) ал бирмәде. Граната ыргытуда Айдар Саматов (Шафран мәктәбе) җиңде, ә турникта күтәрелүдә - Дмитрий Нечепуренко (лицей). Автоматны сүтеп-җыюда Вадим Галиевка (4нче мәктәп) җитүчеләр булмады.

Чарада командалар беренчелеге түбәндәгечә билгеләнде: Кырым мәктәбе беренче урынны яулады, икенче урынны Тавричанка мәктәбе егетләре алды, ә Ташлы мәктәбенең булачак солдатлары өченче урынга чыкты.

Ярышка килүчеләр бу көнне ялан кухнясында әзерләнгән солдат боткасыннан авыз итте, социаль-мәдәни үзәк артистлары башкаруында патриотик җырлар яңгырады, һәм, әлбәттә, бүләкләү тантанасына да булды. Ә нормативларны үти алмаган малайларга армиягә язгы чакырылучылар көненә кадәр әзерләнергә вакыт бар әле.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.



Русия Президенты Владимир Путин армиягә көзге чакырылыш турындагы Указга кул куйды. Хәрби хезмәткә чакырылыш 1 октябрьдән башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас: