Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2018, 02:00

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнде

11 октябрьдә республикага 2010 елдан алып җитәкчелек иткән Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда отставкага китүе турында белдерде.

Башкортстан Башлыгы гражданнарга мөрәҗәгать итте:

“Хөрмәтле республика халкы! Башкортстан Башлыгы вазыйфасында минем эшем тәмамлана. Мин Русия Федерациясе Президентына мине отставкага чыгару үтенече белән мөрәҗәгать иттем, - диелә белдерүдә. – Бу минем шәхси карар. Ул бар яктан да уйлап кабул ителгән. Сәбәбе шунда: мин 2019 елда республика Башлыгы сайлауларында катнашырга ниятләмим, законнарга ярашлы, шундый мөмкинлегем булса да. Минем карашка, өлкән яшьтәге төбәк җитәкчеләре эшчәнлеген тәмамлау турында карарны вакытында кабул итәргә һәм, өстән яки астан бернинди басымсыз яки гадәттән тыш хәлгә бәйле түгел, ә уйлап һәм бәхәс-низагсыз, лаеклы китәргә тиеш.

Башкортстан кебек Федерация субъекты башлыгы эше зур тырышлык, көч, яңа идеяләр таләп итә. Мондый эшкә тәү чиратта яңа, яшь буынның көче җитә.

Русия Президенты Владимир Путин указы белән Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнде.

Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Ишембай районының Сайран авылында туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Ишембай транспорт машиналары эшләү заводында фрезерлаучы өйрәнчеге булып башлый. 1989-1992 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультетындагы дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты. 1994-2003 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты өлкән укытучысы, доценты, деканы урынбарасы, Хокук институты директоры. 2003-2008 елларда – Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе. 2008 елда – Русия Президентының Эчке сәясәт идарәлегендәге Русия Федерациясе Федераль җыелышы һәм сәяси партияләр белән үзара эш итү департаменты директоры. 2009-2016 елларда – Русия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәлеге җитәкчесе урынбасары. 2017-2018 елларда – Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы башлыгы. Юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган юристы.

“Башинформ” мәгълүматлары буенча.
Читайте нас: