Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2018, 02:00

Булмышы белән юлчы алар

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Русиядә традиция буенча Юл хуҗалыгы эшчәннәре көне – җиңел булмаган шартларда юл төзегән, ремонтлаган һәм аларны тәртиптә тоткан эшчеләр, инженерлар, механизаторлар һәм шоферлар бәйрәме билгеләнә.

-Быел “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы- Әлшәй юл-төзелеш идарәлеге планлаштырылган барлык эшләрне тулысынча һәм вакытында үтәде. Бу - юллар төзү һәм ремонтлау, юл читләрен ком һәм вакташ катнашмасы белән ныгыту, чүп үләннәрен чабу, юлларга билгеләр сызу, кирәкле юл хәрәкәте билгеләре урнаштыру һ.б. Тугыз айда 101 млн сумнан артык суммага төзелеш-монтаж эшләре башкарылды, - ди филиал җитәкчесе Рафаэль Нуркаев.

Быелгы мизгелдә төзекләндерү эшләре башлыча Раевка авылында алып барылды. Дзержинский урамындагы, Икмәк тыкрыгындагы юлларга капиталь ремонт үткәрелде. Дзержинский урамындагы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү тәмамланып килә. Коммунистик, Кусков урамнарында һәм Алсу тыгрыгында тротуар салынды. Шулай ук “Шәһәр мохите” проекты буенча Совет мәйданы, Тынычлык урамындагы 1нче һәм 3нче, Дуслык урамындагы 19а һәм 32а күпфатирлы йортлар ихаталары төзекләндерелде. Аларда йорталды мәйданчыкларына асфальт салынды, чүп савытлары һәм эскәмияләр куелды. Әлеге вакытта район үзәгендә Карл Маркс һәм Киров урамнарындагы юлларга асфальт салу эшләре бара. Аксен авылына керү юлына һәм Совет урамындагы юлга ремонт эшләнде.

Рафаэль Рәсүл улы билгеләвенчә, 66 кешедән торган филиал коллективы бердәм эшли һәм барсы да - үз эшенең остасы. Юллар төзү һәм ремонтлау – аларның яраткан эше. Монда берничә дистә ел хезмәт салганнар да бар. Алар - намуслы хезмәте өчен “Русия Федерациясенең почетлы юлчысы” исеменә лаек булган слесарь Сергей Назаров, юл эшчесе Наталья Силаева, шоферлар – “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеме бирелгән Николай Жнейкин, Фәнгиз Нәсхетдинов, Владимир Дергунов, Рәмил Килдеголов, Филүз Нәсхетдинов, абыйлы-энеле Сергей һәм Николай Денисовлар.

Шофер Ирек Шәрәпов та шундыйлар исәбендә. Бу эш серләренә ул Дәүләкән һөнәрчелек училищесында өйрәнә. Аннары армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң, район үзәгенең төрле оешмаларында эшли һәм 1993 елдан алып юл ремонтлау – төзү идарәлегендә хезмәт сала. Бу һөнәргә ул гомеренең күп өлешен багышлаган. Улы Евгений да әтисе юлын сайлаган. Ул да - “КамАЗ” шоферы һәм шулай ук юл ремонтлау – төзү идарәлегендә эшли.

Ирек Наил улын базада бик сирәк очратасың. Ул һәрвакыт юлда. Бүген ул Уфа шәһәренең Көньяк-Дежневский карьерыннан ком һәм вакташ катнашмасы ташый. Көненә ике рейс ясарга туры килә – ә бу 600 километрдан артык юл дигән сүз.

Ирек Шәрәповның эшендә өзеклекләр булмый. Юлларны ремонтлау мизгеле тәмамлану белән автомашинаны көчле салкыннар һәм кар –бураннар чорына әзерләргә кирәк. Һәм бу ел саен дәвам итә. Ирек Наил улы менә егерме биш ел инде яраткан эшенә тугры кала.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Ирек Шәрәпов.
Читайте нас: