Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2018, 02:00

Әлшәйнең 56 егете армиягә китә

1 октябрьдә көзге чакырылыш кампаниясенә старт бирелде. Ел ахырына кадәр Башкортстаннан хәрби частьләргә 4535 егет озатылачак. Алар исәбендә безнең районнан да 56 кеше бар.

-Комиссия үтү өчен запаста чыгарылмаган, чакырудан кичектерү белән файдаланмаган һәм хәрби хезмәтне үтүдән азат ителергә сәбәпләре булмаган 1991-2000 елгы егетләр чакырыла, - дип билгеләде Әлшәй һәм Дәүләкән районнары, Дәүләкән шәһәре хәрби комиссары Вадим Яблонский. – Аларның барсы да чакыру кагәзендә күрсәтелгән көнне хәрби комиссариатка килергә тиеш.

Вадим Петрович хезмәт итү срогының үзгәрмәвен билгеләде – егетләр элеккечә 12 ай хезмәт итәчәк. Югары һәм урта һөнәри белемле яшьләр элеккечә бер ел хезмәт итү урынына ике елга контракт төзи ала.

Хәрби комиссариатта шулай ук “кызу линия” телефоннарын хәтергә төшерделәр, армиягә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала.

Республиканың хәрби комиссариаты: 8 (347) 228-02-92 (консультация-хокук пункты), 276-65-76 (юридик бүлек), 253-13-48 (гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру пункты), 248-29-31 (контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты);

Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасы: 8 (347) 250-05-10;

Әлшәй һәм Дәүләкән районнары, Дәүләкән шәһәре хәрби комиссариаты: 8 (34754) 2-38-03, 2-38-71;

ашыгыч психологик ярдәм: 8-800-7000-183.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: