Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2018, 02:00

Ашыгулар китермәсен үкенечкә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган кеше аркасында гаилә пары һәлак булган.

Былтыр ноябрьдә Казанка авылыннан 33 яшьлек ир караңгы вакытта асфальт юлда җиңел автомобильгә идарә иткәндә “Узып китү тыела” дигән юл билгесен күзәтми “КамАЗ” автомашинасын узып китәргә уйлап, каршы хәрәкәт юлына чыга һәм икенче автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә каршыга килгән машинаның пассажиры – шоферның хатыны фаҗига урынында һәлак була. Ә шофер үзе Раевка үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегендә вафат була.

Әлшәй район суды авариядә гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарды һәм аны өч елга транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, колониягә җибәрү белән өч елга иркеннән мәхрүм итте. Республика Югары судының апелляцион карары бу җәзаны үзгәрешсез калдырды.

А. Заһидуллина,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: