Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2018, 02:00

Җир эшләре тәмамлана

Бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзелеше планга ярашлы бара.

Билгеләп үтелүенчә, бу спорт комплексы “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” юбилей проекты кысаларында төзелә. Проектка ярашлы, анда 25 метрлы йөзү юллары булган бассейн, баскетбол, волейбол, гандбол, мини-футбол буенча күнекмәләр өчен спорт залы булачак. Объект республикага 112 миллион сумга төшәчәк.

Сентябрь башында М. Буранголов исемендәге башкорт лицее янындагы стадион территориясендә булачак спорт объекты нигезенә беренче таш салу тантанасы узды – әлшәйлеләр күптән көткән төзелешкә “СФ-15 БНЗС” генераль подрядчысы старт бирде. Бу вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды.

-Барсы да план буенча бара, хәтта алдарак та, - ди прораб Александр Кузнецов төзелеш барышы белән таныштырып. – Нигез чокырына кагылышлы җир эшләре тәмамланды дисәң дә була. Берүк вакытта тимер колонналар астына монолит баганалы фундаментлар урнаштырабыз. Аннары терәк стенасын ныгыта башлаячакбыз. Яңа елга кадәр 30 млн сум акчаны үзләштерәчәкбез.

Кадрларга килгәндә исә, башлыча урындагы төзүчеләр эшли. Алар барысы да тәҗрибәле, киләсе ел сентябрь аена районда бассейн булсын өчен тырышып эшлиләр, - диде Александр Николаевич.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Объектның бүгенге күренеше.
Читайте нас: