Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2018, 02:00

Яшьлегем син-комсомол!

Алар турында романнар язылган, нәфис фильмнар төшерелгән, җырлар, шигырьләр иҗат ителгән.

Комсомол хөрмәтенә урамнар һәм парклар, театр һәм училищелар, завод-фабрикалар, шәһәр һәм авыллар аталды. Менә инде утыз елга якын бу оешма булмаса да, бөтен буыннар өчен 29 октябрь – комсомолның туган көне – һаман да истәлекле дата. Аны ел саен элеккеге СССРның барлык төбәкләрендә киң билгеләп үтәләр. Элекке комсомоллар яшьлек елларын хәтергә төшерә:

1984-1987 елларда ВЛКСМның район комитетын җитәкләгән Петр Васильченко:

-Ел саен ВЛКСМның туган көнендә без - элекке комсомоллар, кичә генә аерылышкан чын дуслардай, очрашабыз. Комсомол – безнең яшьлегебез. Без көчле, дәртле һәм яңадан-яңа үрләр яуларга әзер идек. Байтак еллар узса да, комсомол мәктәбен үткәннәрнең барысы да бүген дә яшь, чын лидерлар. 80нче елларда районда - 6,5 мең комсомол, 80 беренчел оешма исәпләнгән. Мин ул вакытларны, комсомол башлыкларын бик еш искә алам, бу матур чорда бергә эшләгән иптәшләрем белән горурланам.

Әлфия Терентьева, ВЛКСМның район комитеты исәп секторы мөдире:

-Комсомол – ул безнең тарихыбыз, аны берничек тә сызып ташлап булмый. Ул яшьләрне тәрбияләде, җаваплылыкка, инициативалыкка, хезмәткә өйрәтте, берләштерде. Күпләр, минем кебек үк, ВЛКСМ сафына кабул итүне дулкынланып хәтерли. Комсомолда очраклы кешеләр булмады. Һәркем үз юлын тапты, күпләр комсомол юлламасы белән завод-фабрикаларда һөнәр алды, укырга җибәрелде. Бу бик дөрес һәм яхшы оешма булды. Әгәр аның традицияләре сакланса, заманыбызның кире күренешләренә ныклы киртә булыр иде.

Флюра Минебаева, ВЛКСМның XX Бөтенсоюз съезды делегаты:

-Ул вакытта мин, унтугыз яшьлек сылу, үзебезнең Иске Акколай фермасына эшкә бардым, гомерем буе савучы булып хезмәт салган әнием миңа үзенең сыерларын ышанып калдырды. Тырышып эшләп тиздән алдынгылар сафына бастым. Хезмәт казанышларымны күреп, “Завет Ленина” җитәкчелеге хаклы ялга киткән легендар савучы, Социалистик Хезмәт Герое Суфиянова Сафура Рафыйк кызының төркемен миңа тапшырды. Колхозның иң яшь алдынгы савучысы буларак мине ВЛКСМның XX съездына делегат итеп җибәрделәр. Ул матур хатирәләрне бүгенгә кадәр кадерләп саклыйм.

Рузалия Сәгыйтдинова, Кыпчак-Аскар мәктәбе комсоргы:

-Комсомол безне чыныктырды, олы тормышка юл күрсәтте. Без үткәргән төрле патриотик чаралар, бәйрәмнәр, смотрлар, конкурсларның исәбе-саны да юк! Яшьлек дәрте, әллә күпме идеяләр белән яна идек! Ә үсеп килүче буын – яшь пионер дусларыбызны шефлыкка алу, аларны комсомолга әзерләүләр? Ә район комитетыннан яңа гына комсомолга алынганнарның шатланып кайтулары? Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Комсомол мәктәбен үткән бик күпләр аңа рәхмәтле. Шул исәптән мин дә.

Комсомоллар белән Фәнүзә СУФИЯНОВА әңгәмәләште.

Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистик Яшьләр Союзы 1918 елның 29 октябрендә оештырыла. Комсомол тормышның барлык өлкәләренә: сәнәгать һәм икътисад, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать, спорт, ялны оештыруга гаять зур йогынты ясады. Һәр уку йортында, оешма һәм предприятиедә, көч ведомстволарында мотлак ВЛКСМның беренчел оешмасы булды.

Комсомол 1991 елда ГКЧПның август фетнәсеннән соң үз эшен туктатты. ВЛКСМның XXII гадәттән тыш Съезды совет комсомолының тарихи роле бетүен игълан итте һәм оешманың үз-үзен таркатуы турында белдерде. Шуннан соң комсомол белән чагыштырырлык мондый көчле яшьләр оешмасы, кызганычка каршы, булмады.
Читайте нас: