Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2018, 02:00

Аерым игътибар үзәгендә

Юбилей объектында Владимир Нагорный булып китте

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе, якташыбыз Владимир Нагорный районыбызга сәфәре барышында бассейнлы физкультура-савыктыру комплексын төзү эшләре белән танышты. Подрядчы оешма җитәкчелеге белән әңгәмәдә Владимир Александрович башкарылган һәм планлаштырылган эшләр, төзелеш материалларының сыйфаты, бригадалар саны һәм, әлбәттә, срокларның күзәтелүе белән кызыксынды.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” проекты кысаларында бу объектны төзү сентябрьнең тәүге көннәрендә башланды һәм киләсе елның сентябрендә тәмамларга ниятлиләр.

Депутатны сәфәрендә район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин озатып йөрде.

Фәнүзә Суфиянова.

Автор фотосы.

Юбилей объектында.
Читайте нас: