Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2018, 02:00

Хөрмәтле әлшәйлеләр!

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу дата – ватанпәрвәрлек һәм күпмилләтле халыклар дуслыгын, Русиянең бәйсезлеге һәм көчен гәүдәләндерә. Ул – үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне тоташтыручы тарихи нигез.

Кадерле якташлар! Сезнең актив гражданлык позициягез, инициативалы һәм тырыш булуыгыз, ә иң мөһиме – эш һәм уй-ниятләрегезнең бердәмлеге үсеш өчен ныклы таяныч булып тора. Чөнки без барыбызда - бер ил халкы.

Һәммәгезгәдә тыныч тормыш, бәхет һәм иминлек, бөек Русия хакына эшегездә уңышлар телим!

Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Читайте нас: