Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2018, 02:00

ИР-ЕГЕТЛӘРГӘ НИ КИРӘК?

Нәрсә генә дисәң дә, хатын-кызларга игътибар барыбер күбрәк. Килешәсезме? Менә бәй-рәм­нәргә генә килгәндә дә. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Ел саен зурлап үткәрелә.

Ир-егетләр гүзәл затларны котлау өчен алдан әзерләнә. Затлы бүләкләр сайлый. Яисә Әниләр бәйрәмен алыйк. Олылап концертлар оештырыла, әниләрне котлау өчен ир-атларыбыз хәтта чит тарафлардан өйләренә юллана. Соңгы вакытта Халыкара авыл хатын-кызлары көне дә киң колач белән оештырыла.


Ә ир-атларның нинди бәйрәмнәре бар соң? Елына бер, анысы да 23 февраль. Монда гүзәл затларыбыз бүләк дип тә әллә ни кайгырып тормый. Ә армиягә бармаган ир-атларыбызга нишләргә соң? Уйлап карасаң, аларны котлардай бәйрәм дә юк төсле... Менә алай түгел икән шул...

Баксаң, СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев заманында ук бу “дискриминация” мәсьәләсен күтәргән булган.

Җитешсезлекне төзәтеп, ноябрьнең беренче шимбәсендә (быел ул 3 ноябрьгә туры килә) Бөтендөнья ир-атлар көне булдырылган. Тик менә нишләптер ул онытылган, хатын-кызлар бәйрәме шикелле зурлап уздырылмый.

Чит илләрдә Бөтендөнья ир-атлар көненнән тыш, Халыкара ир-атлар көне дә бар. Аның төгәл датасы – 19 ноябрь. Бу көнне дөньяның 60тан артык илендә бәйрәм итәләр. Шуңа күрә ноябрьне “ир-егетләр ае”, дип атасак та була. Шулай ук чит илләр-дә хәтта Әтиләр көне дә бар икән.

Ничек кенә булса да, без тормышта көчле затларыбызга таянабыз. Барлык авырлыклар, гаилә хәстәрлекләре, ни дисәң дә, алар җилкәсендә. Гүзәл затларыбыз моны аңлап, ирләргә игътибарлырак булса иде...

Энҗе ИБРАҺИМОВА.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: