Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 02:00

БУРЫЧЛАР АВЫР ҺӘМ КАТЛАУЛЫ

Башкалада “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе булып узды.

Конференциядә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев катнашты.

– “Бердәм Русия” – җаваплы карарлар кабул итүче сәяси көч. Партия әгъзаларына катлаулы, популяр булмаган карарлар кабул итәргә туры килә, алар илнең киләчәгенә, аның үсешенә булышлык итә, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, “Бердәм Русия” үсеш чорында төрле авырлыклар, ярлыклар тагуны кичергән. Шуңа карамастан, партия алга баруын дәвам итә. Сәяси тормыш тиз үзгәрүчән, сайлаучылар зирәк. Партия үз сайлаучылары мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эш итәргә тиеш. Дөнья ачык һәм үтәкүренмәле була бара. Кабинетларда җитәкчеләр үзләрен пыяла аквариумдагы кебек хис итәргә, халык үзе күтәргән проблемаларның ничек хәл ителгәнен күрергә һәм аңларга тиеш.

– Русия Президенты Владимир Путинның “май указларын” гамәлгә ашыру – “Бердәм Русия” алдында торган мөһим мәсьәлә. Анда куелган бурычлар авыр һәм катлаулы. Республика халкының тормышын яхшырту һәм илне үстерү өчен аларны хәл итәргә кирәк, – диде Радий Хәбиров.


«Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: