Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2018, 02:00

Һәр заманның үз Кулибины

Бәләкәй трактор? Юк. Квадроцикл? Аңа да охшамаган. Дүрт тәгәрмәчле, двигателе - мотоблоктан, тәгәрмәчләре – автомобильнеке, торганы бер могъҗиза инде.

Бүген мондый гадәти булмаган транспортны авыл урамнарында еш очратырга мөмкин. Үз куллары белән техника ясаган осталар һәр җирдә дә бар. Кулибин, оста, алтын куллы, йомры баш, ди авылдашлары андыйлар турында.

Кыпчак-Аскардан Вәсим Кирәев нәкъ шундый Кулибиннардан санала. Ул үзенә бәләкәй генә булса да, хуҗалыкта кулланырлык бик шәп ярдәмче эшләп алган.

Вәсим - һөнәре буенча шофер. ДОСААФ автомәктәбен тәмамлап, бераз колхозда эшләп алгач, хәрби хезмәткә чакырыла. Анда да шофер була, туган авылына әйләнеп кайткач та яраткан һөнәре буенча эшләвен дәвам итә.

Вәсим Яхшыгол улы балачактан уйлап табуга һәм техник иҗатка омтыла.

-Менә бу яра эзе – уңышсыз тәҗрибә истәлеге. Алты-җиде яшемдә агач машина ясарга уйладым һәм чак бармаксыз калмадым, - ди ул, көлеп.

Кирәевларның ихатасы авылдашларыныкыннан бер ни белән дә аерылмый- абзар тулы мал-туар, кош-корт, яшелчә-җимеш бакчасы. Бер сүз белән әйткәндә монда бөтен гаилә әгъзаларына да эш җитәрлек.

-Хуҗалыгымда эшләрне җиңелләштерү турында күптән хыяллана идем, ничектер кул җитмәде, ярдәмчеләрем дә янымда булды. Хәзер инде улларым үсеп таралышты, тормыш иптәшем белән икәү генә калдык. Бәрәңге утыртырга, утарга, уңышын җыеп алырга, мал-туарга печән хәзерләргә дә кирәк. Авылда эш бетми инде ул, - ди оста.

Быел яз ул тәвәкәлләп эшкә тотына. Күршесе Раян Садыйков та ярдәмгә килә, икәүләп Интернет челтәрен гизеп кирәклк мәгълүмат эзлиләр. Эшләр кызу бара. Һәм бердән-бер көнне Кирәевларның ихатасында Т-150Кга охшаш “могҗиза” барлыкка килә. Двигателе мотоблоктан булса, башка өлешләре - иске “Москвич”тан. Кул астындагы материаллардан асылмалы җиһазлар да эшләп куялар.

Иң тәүдә тулы приводлы бу могҗизаны җир сөрүдә сынап карыйлар. Техника имтиханны уңышлы үтә. Аннары сынау бәрәңге чәчкәндә дәвам итә. Җәен бәрәңге күмдерәләр, көзен казып алуда кулланалар. Печән хәзерләү дә нәкъ шушы трактор “иңенә” төшә.

-Әлбәттә, эш барышында кайбер детальләрен алмаштырырга, бик күп нәрсәләрне яңадан уйлап чыгарырга туры килде. Махсус бернинди запас частьлар сатып алынмады, барсы да кул астында булган тимер-томырдан эшләнде. Әмма тракторны тагын да камилләштерәсе бар әле. Тышкы кыяфәте дә матур булырга тиеш бит. Механик системаны гидравликага алмаштырырга уйлыйм, - дип планнары белән уртаклашты оста.

Гомум алганда, Вәсим Кирәев үз эшеннән канәгать. Шулай булмай ни, бу техника сәгатенә 400 грамм бензин сарыф итә, ихатада күп урын да алмый. Ә иң мөһиме – төрле эштә файдаланырга мөмкин. Останың тормыш иптәше Мәрзия дә шатлыгын яшерми. Чөнки бу могҗиза-техника хуҗалыктагы бетмәс эш-мәшәкатьләрнә шыктый җиңеләйткән бит.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Вәсим Кирәев үзенең “корыч аты” белән.


Хөрмәтле гәзит укучылар! Сезнең арада да шундый осталар булса, иманым камил, алар бар, безгә хәбәр итегез, авыл Кулибиннары белән таныштырыгыз.
Читайте нас: