Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 02:00

Участок инспекторының гадәти эш көннәре

Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлеге полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Рәмил Шәвәлиев Шафран, Слак, Аксен авыл биләмәләрендә җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген күзәтә.

Аның карамагында өч меңгә якын кеше исәпләнгән унбер авыл. Авыл халкы проблемалы хәлләрдә ярдәм сорап нәкъ аңа мөрәҗәгать итә.

-Участок уполномоченныйларының эшендә иң мөһиме – хокук бозуларны искәртү. Билгеле булуынча, күп җинаятьләр эчкечелек аркасында кылына, шуңа да безнең төп бурыч – авылларда көмешкә сатуга һәм аны җитештерүгә юл куймау, - ди Рәмил Тәбрис улы. – Шунысы куанычлы, соңгы елларда яшьләр арасында хокук бозулар кимеде. Балалар җинаятьчелеген булдырмау максатында имин булмаган гаиләләр белән планлы эш алып барыла. Безгә шулай ук өлкәннәр, яшьләр һәм балалар белән уртак тел табу өчен яхшы психолог та булырга кирәк.

Балаларга килгәндә исә, ишле гаилә башлыгы буларак, Р. Шәвәлиевның тәрбия өлкәсендә тәҗрибәсе зур. Тормыш иптәше Маргарита белән (ул Шафран урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли) өч ул: Рәмис, Руслан һәм Вилданны тәрбиялиләр. Өлкән уллары спорт секцияләрендә шөгыльләнә, Руслан музыка мәктәбендә флейта һәм фортепианода уйнау серләренә төшенә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәмил Тәбрис улы Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, механик һөнәрен үзләштерә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарында өч ел эшли. “Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлыгы өчен” медаленә лаек булган. Р. Шәвәлиев менә инде тугыз елдан артык хокук тәртибе сагында тора, берничә тапкыр медальләр белән бүләкләнгән.

Айгөл МӨХӘММӘДИЕВА.

Автор фотосы.

Полиция капитаны Рәмил Шәвәлиев.
Читайте нас: