Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 02:00

Дөньяга аерым караш

Һәркем үзенчә талантлы. Кемдер җырларга, кемдер биергәоста, ә менә район үзәгендә яшәүче Диләрә Шәрипколова бик матур рәсемнәртөшерә. Балачагыннан ук аның эшләре тиңдәшләре рәсемнәреннән аерылып тора.

Кызларының сәләтен күреп, әти-әнисе аны махсуслаштырылган мәктәпкә бирә. Бишенче сыйныфтан башлап Диләрә республика художество гимназиясендә – К. А. Дәүләткилдеев исемендәге интернатта укый башлый.

Уку йортын уңышлы тәмамлап, әйткәндәй, кызның Габдулла Тукай әсәрләре буенча әкият мотивларына багышланган “Шүрәле скульптурасы” диплом эше иң яхшы биш эш исәбенә кертелгән, ул быел З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетына “Скульптура” юнәлеше буенча укырга кергән.

Гимназиядә укыган елларында Диләрә 400дән артык рәсем төшергән. Җәй азагында ул иң яхшы эшләренең бер өлешен якташларына күрсәтү өчен район мәдәният сараенда “Яшьлек максимализмы” дип аталган беренче шәхси күргәзмәсен оештырды.

Яшьлек максимализмы төшенчәсендә яшь рәссам нәрсәне күз уңында тота? Бу, барыннан элек, үзаллылыкка омтылыш, үз фикереңне яклау теләге, дөньяга һәм вакыйгаларга субъектив караштыр, мөгаен.

Фойеда тамашачыларга төрле картиналар һәм композицияләр тәкъдим ителде. Күргәзмәгә интерьер, натюрморт, иң якын кешеләренең һәм туганнарының, сыйныфташларының портретлары һәм бер автопортрет куелган.

-“Хыяллар тормышка аша” дигән картинамда мин әтиемне индеец образында төшердем, чөнки ул балачагында индеецларга охшарга хыялланган. Миңа аның балачак хыялын гамәлгә ашырырга насыйп булды. “Минем кумирым” картинасын – әтием портретын гельле ручка һәм гуашь белән төшердем, - ди Диләрә Шәрипколова.

Пейзажларында исә, башлыча, архитектура чагылдырылган. Мәсәлән, аның картиналарында Рождество Пресвятой Богородицы кафедраль соборы, Раевка шикәр заводы, Раевка үзәк район дәваханәсе күренеше чагылдырылган. Яшь рәссамның шулай ук кубизм һәм сююреализм кебек художество юнәлешләрендәге эшләре дә бар. “Портретка охшаш әйбер” картинасы бөек рәссам П. Пикассога ияреп төшерелгән. Башкорт сынлы сәенгатенә нигез салган Касыйм Дәүләткилдеевның “Зәңгәр кием кигән башкорт кызы” картинасы стилендә “Милли киемдәге кыз” картинасын төшергән. “Космостан сөю” эшендә - фантастик, “Матурлык эталоны, Давид” рәсемнәрендә антик образлар тәкъдим ителгән.

-Гимназиядә укыганда рәсем төшерүнең төрле: акварель, гуашь, каләм, май белән эшләү алымнарын өйрәндем. Сынлы сәнгатьнең төрле техникасын сынап карадым. Бу - витраж, граттаж, агачны бизәкләп рәсем төшерү, батик, графика, скульптура, - ди Диләрә Шәрипколова. – Әмма барыннан элек мин скульптураны үз итәм. Миңа зур фигуралар эшләү, хәрәкәтләрне, ишарәләрне һәм мимиканы сурәтләү ошый. Киләчәктә дә шушы юнәлештә үсешергә ниятлим. Монументаль композицияләр булдырасым, һәм, әлбәттә, һәр рәссам кебек, танылу яулыйсым килә...

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Яшь рәссам Диләрә Шәрипколова.
Читайте нас: