Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 02:00

Җырлый-җырлый яшәгәндә, бар дөньялар яңарыр!

Кыпчак-Аскар авыл мәдәният йорты “Бердәм Русия” партиясенең “Туган ягым мәдәнияте” проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә яңа төс алды.

Авыл биләмәсе хакимияте, фельдшерлык пункты һәм почта элемтәсе бүлекчәсе урнашкан мәдәният йортына бу көнне үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, актив җәмәгатьчеләр һәм күрше авылларда яшәүчеләр җыелды. Үзешчән артистлар “Туган ягым мәдәнияте” проекты кысаларында сатып алынган сәхнә киемнәре, җиһазлар һәм музыкаль уен кораллары презентациясенә ашыкса, икенчеләре Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотовка һәм республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Антон Матренин белән Тимур Гыйльмияровка шәхсән үз сорауларын бирергә теләде.

Кабул итү барышында төрле сораулар яңгырады һәм алар шәхси характерда гына булмады. Авыл халкын беренче чиратта гомум социаль проблемалар – төзекләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф мәсьәләләре борчый. Фәнисә һәм Фәрхәт Габитовлар, мәсәлән, үз урамнарында яшәүчеләр исеменнән депутатларның газ үткәргеч сузуда ярдәм итүләрен сорады. Ә менә зур шәхси хуҗалык тотучы Айдар Зарипов сөт җыюны оештыруга бәйле борчылуын белдерде. Әлбәттә, бүген авылда да, шәһәрләрдә дә иң кискен һәм көнүзәк мәсьәлә булып торган чүп-чар реформасы, пенсиягә кагылышлы сораулар да читтә калмады.

Шуны әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләр тик сорауларга җавап бирү белән генә чикләнмәде. Кыпчак-Аскар, Кызыл һәм Ибрай авыл Советлары халкы белән әңгәмәдә депутатлар авыл тормышының күп кенә яклары – эш урыннары булу-булмавы, демография, юл инфраструктурасы һәм хезмәтләр күрсәтелүе белән дә кызыксынды. Очрашу җылы мөнәсәбәттә барды.

Концерт программасы да шундый ук кәеф белән дәвам итте. Абруйлы кунакларны авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Газизов сәламләде, сәхнәдә күз явын алырдай милли киемнәрдә үзешчән артистлар - танылу яулаган “Әхирәтләр” төркеме, ирләр һәм хатын-кызлар вокаль, бию коллективлары, агинәйләр чыгыш ясады. Яңа киемнәр, шулай ук музыкаль уен кораллары - партия проекты кысаларында сатып алынган әйберләрнең бер өлеше генә. “Туган ягым мәдәнияте” проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә клуб бинасы түбәсе капиталь ремонтланды, яңа музыка аппаратурасы, яктылык җиһазлары сатып алынды, сәхнә җиһазлары яңартылды. Бу максатта федераль бюджеттан 2 млн 999 мең сум һәм республика бюджетыннан 409 мең сум акча бүленде.

Кыпчак-аскарлыларга киләчәктә дә зур уңышлар, җырлый-җырлый иҗади үрләргә артылуларын һәм яңадан-яңа проектларны тормышка ашыруларын телисе генә кала.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

2018 елда “Туган ягым мәдәнияте” проектында Башкортстанның 15 авыл мәдәният йорты, шул исәптән Кыпчак-Аскар мәдәният йорты да катнашты. Мәдәният учакларының матди-техник базасын үстерү өчен федераль бюджеттан 47 млн сумнан артык, республика казнасыннан - 6,423 млн сум, муниципаль бюджетлардан 2,815 млн сум акча бүленде.
Читайте нас: