Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2018, 02:00

ЯТИМНӘРНЕҢ ХӘЛЕН КЕМ АҢЛАР?

Ноябрьнең һәр икенче дүшәмбесендә Бөтендөнья ятимнәр көне билгеләнә.

Кичә дөньяның һәр илендә ятимнәрнең проблемаларына игътибарны тагын да ныграк арттыру турында әйтелде, аларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтелде. Әмма мондый ярдәм елга бер генә түгел, ә көн дә кирәк. Чөнки, ни кызганыч, сугыш, ачлык, чирләр,фәкыйрьлек, бәхетсез очраклар һәм башка сәбәпләр аркасында дөньяда миллионлаган бала ятим кала.

“Ярдәм кирәк” хәйрия фонды мәгълүматлары буенча, 2017 елда Русиядә ятим яки ата-ана каравыннан мәхрүм калган 449 383 бала исәпләнгән. Аларың күбесе – “социаль ятимнәр”: әти-әниләре исән, әмма ата-ана хокукларыннан азат ителгән яки чикләнгән, кайсыберләре балаларын караудан баш тарткан.

Әйтергә кирәк, ятимлек проблемасы кайсыбер төбәкләрдә, бигрәк тә Ерак Көнчыгышта аеруча кискен тора. Иң яхшы төбәкләр исемлегендә – Ингуш, Чечен, Дагыстан республикалары, Краснодар крае, Ханты-Манси автоном округы – Югра, Воронеж өлкәсе, Чуваш һәм Калмык республикалары.

Башкортстан ил төбәкләре арасында урталыкта килә. Узган ел бездә 13 130 бала ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган. Аларның 1344ен гаиләгә урнаштыру таләп ителгән.


Фото: Интернет.

.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: