Анда беренче тапкыр Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров керде. Республика җитәкчесе әлеге рейтингта - беренче урында.
Узган ай эчендә Радий Хәбиров турында масакүләм мәгълүмат чараларында 9774 хәбәр чыккан, медиаиндексы - 100376.
Ут күршебез Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - икенче урында. Аның турында 7978 хәбәр язылган, медиаиндексы - 60823,8.
Беренчеләр рәтендә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин да бар. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның хакта 8086 хәбәр чыккан, аның медиаиндексы - 52403,8.