Әлшәй җирендә иҗат иткән каләм осталарының күптән түгел дөнья күргән шигъри җыентыгы шулай дип атала.
Бу җыентыкка районыбызның егерме ике авторының башкорт, татар һәм рус телләрендәге шигырьләре тупланган. Әсәрләрнең темасы һәм жанры төрле булса да, аларның барсын да туган якка зур сөю берләштерә.
- Бүген урындагы шагыйрьләрнең әсәрләре басылган китапларны табуы кыен. Шул ук вакытта бу җыентык шигриять өлкәсендәге хәлләрне бәяләү мөмкинлеге бирә. Шунысы куанычлы, шигырьләрнең эчтәлеге, темаларның һәм сүрәтләү чараларының төрлелегенә карап Әлшәйдә шигъри сүзнең бәһасы һәм көче зур булуы турында нәтиҗә ясарга була, - ди җыентыкның мөхәррире Илфак Фәризов.
Әлшәй авторларының мәхәббәт һәм дуслык, намус һәм ватанпәрвәрлек, эшсөярлек һәм тугрылык турында әсәрләре эчтәлеге буенча да безгә якын һәм аңлаешлы. Юкка гына бу соклангыч әсәрләрнең күбесе билгеле композиторлар җырларында яңа сулыш алмый бит. Әйткәндәй, бу китап республиканың 100 еллыгы алдыннан дөнья күргән беренче шигъри җыентык буларак район мәдәниятенең асыл фондына керәчәк.