Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2018, 02:00

БАЛАЛАР САЛКЫН АВТОБУСЛАРДА ЙӨРЕРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә шулай дип белдерде.

“20 градус салкыннарда балалар автобусларда өшергә тиеш түгел, – диде Радий Фәрит улы. – Бу җиңел хәл ителә. Я ягулык-майлау материалларын күбрәк сарыф итәргә, я автобусларның җылы боксларда торуы зарур. Мәсьәләне хакимият башлыклары хәл итәргә тиеш”.

Икенчедән, әле күп урыннарда башлангыч сыйныф укучылары өлкән сыйныфларның дәресләре беткәнен көтеп торырга мәҗбүр. Бу вакытта алар үзләре үзләренә хуҗа. Әмма әлеге сорауны уңай хәл иткән районнар да бар. Мәсәлән, Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов әйтүенчә, аларда 420 укучы йөреп укый, аларны 19 автобус хезмәтләндерә. Өйләренә кайтыр өчен 1-5 сыйныф укучылары 45 минут тирәсе көтеп торырга мәҗбүр. Бу вакытта алар өстәмә белем бирү педагоглары белән түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Чәй эчерү дә оештырылган.

Республиканың мәгариф министры Гөлназ Шафикова сүзләренчә, бүген 40 200 укучы йөреп белем ала. Бу – мохтаҗларның 98,8 проценты дигән сүз. Алдагы елда калганнар да автобуслар белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен яңа маршрутлар ачылачак һәм өстәмә автобуслар сатып алыначак дип билгеләнде.


Фото: Интернеттан.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: