Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2018, 02:00

Яңа елга да күп калмады

Барысы да көтеп алган елның иң чагу бәйрәменә айдан артык вакыт калды һәм аңа әзерлек башланды да инде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасында Яңа 2019 елны бәйрәм итү турында”гы указга кул куйды. Документка ярашлы, республикада төп чыршы бәйрәме Уфада 21 декабрьдә уза, анда уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырыла.

Безнең районда да шушы бәйрәмгә әзерлек актив бара. Кар, кызганычка каршы, бик аз, елгаларда да боз катламы юка, әмма район үзәгендә, бөтен республикадагы кебек үк, боз мәйданчыгы 10 декабрьгә кадәр ачылачак. Бәйрәмнең якынлашып килүен балалар гына түгел, өлкәннәр дә тойсын өчен, район хакимияте иң яхшы Яңа ел иллюминациясенә традицион смотр-конкурс игълан итте. Конкурста предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар гына түгел, малтабарлар, барлык әлшәйлеләр дә катнаша ала. Тылсымлы атмосфера тудыру өчен бары тик бина, йорт алларын, территория, ихаталарны Яңа ел атрибутикасы белән бизәргә генә кирәк. Конкурс йомгаклары 31 декабрьдә районның төп чыршысын ачу тантанасында ясала, җиңүчеләр Кыш бабайдан бүләкләр алачак.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: