Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2018, 02:00

Уфа аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелә

Хәтерегезгә төшерәбез, илебездә “Русиянең бөек исемнәре” киңкүләмле проекты кысаларында тавыш бирү игълан ителгән иде, аның йомгаклары буенча 47 аэропорт данлыклы ватандашларыбызның исемнәре белән аталачак.

Хәзер Уфа аэропорты Мостай Кәрим исемен йөртәчәк. Халык шагыйре һәм язучысы өчен 90 меңнән артык кеше тавыш биргән. Икенче урында - ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев (70 меңнән артык тавыш) һәм өченче урында - Салават Юлаев (30 меңгә якын кеше тавыш биргән).

Русиянең 50гә якын аэропортының (шул исәптән Уфадагының да) исемен үзгәртү буенча хәлиткеч карарны илебез Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: