Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2018, 02:00

КАЗ КАНАТЫ КАУРЫЙ-КАУРЫЙ

Кичә республиканың Чакмагыш районы Калмашбаш авылында каз канаты милли бәйрәмен үткәрделәр. Йола буенча, авыл хезмәтчәннәре казлар асрап, көзен аларны суялар, булачак киленнәр бирнәсенә мендәрләр әзерләр өчен мамыгын һәм канатларын йолкыйлар.

Чакмагыш районы халкы белән казларны республиканың беренче ледилары – төбәк җитәкчесе хәләл җефете Каринэ Хәбирова һәм Уфа хакимияте башлыгы хатыны Венера Мостафина да йолкыды. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле дә хуплады. Арытаба бәйрәмне мәктәп укучылары, район мәдәният йорты артистлары, фольклор ансамбльләре артистлары, каитапханә хезмәткәрләре һәм авыл халкы дәвам итте. Аларга почетлы кунаклар да кушылды.


Шулай ук Каринэ Хәбирова белән Венера Мостафина милли ашлар – токмачлы аш, зур бәлеш һәм кыздырылган каздан авыз иттеләр. Бәйрәм Зиннәтуллиннар гаиләсендә узды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.



“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: