Бүген БР Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чүп чыгару бәясен төшерергә кушты. 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиешле хакларны ул республика халкы өчен күтәргесез кыйммәт дип белдерде.
Яңа коммуналь хезмәт хакы – чүп чыгару бәясе ике күрсәткечкә бәйле – чүп җыелу нормативы (ул БР Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән) һәм 1 кг калдыкларга расланган бәя (аны исә төбәк операторы – җаваплы территориядән калдыкларны җыючы, властьлар билгеләгән коммерция компаниясе).
Чүп җыелу нормативына килгәндә, шәһәрдә яшәүчеләр елына – 2,6 кубометр, авыл халкы 3,7 кубометр чүп түгә дип алынган. Ноябрь аенда Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкның төбәк операторлары хезмәте бәясен раслаган иде. Ул, өстәлгән хакка салымны да (НДС) исәпкә алып, 1 куб метрга 650,40 сум тәшкил иткән иде.
Якынча фаразлар буенча 2019 елның 1 гыйнварыннан чүп чыгару өчен түләргә тиешле хаклар билгеләнгән иде. Күп фатирлы йортта яшәүчеләр җан башына - 140,92, шәхси йортта яшәүчеләр 200,54 сум түләргә тиеш иде. Республика халкы бу бәяләрне чамадан тыш югары дип кабул итте. Моннан соң тарифларны кире карадылар һәм фаразланган бәяләрне төшерделәр. ТКХ министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев сүзләре буенча, күпфатирлы йортта яшәүчеләр - 130, шәхси йортларда көн күрүчеләр җан башына 185 сум түләячәк.
“Бу саннарны төшерегез, алар халык өчен чынлап та күтәргесез. – диде Радий Хәбиров. – Тарифлар алай ук сизелерлек булырга тиеш түгел. Төбәк операторларын бүген үк чакыртыгыз. Кирәк икән, миңа да алып килә аласыз”.
Радий Хәбиров шулай ук авыллардан калдыклар чыгару системасын җентекле уйларга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарның аерым категориясенә чүп чыгару түләүләренә компенсация булдыруны өйрәнергә боерды.
Фото ачык чыганаклардан алынды.